Рәмис Сафиуллов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмис Сафиуллов latin yazuında])
Рәмис Сафиуллов
Рәмис Сафиуллов

Рәмис Хатыйп улы СафиулловТатарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районы башлыгы (2014). «Ел җитәкчесе–2003» республика иҗтимагый конкурсының «Агросәнәгать комплексының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңүче. Икътисад фәннәре кандидаты (2015).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмис Хатыйп улы 1962 елның 8 августында ТАССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясен “зоотехник” һәм «инженер-механик» белгечлекләре буенча тәмамлый (1996).

23.03.1981-23.10.1981- ТАССРның Чүпрәле районы Ямашев исемендәге колхозында зоотехник.
23.10.1981-12.11.1983 — совет армиясе сафларында хезмәт итә.
08.12.1983-22.04.1985 — ТАССРның Чүпрәле районы "Чишмә" колхозының баш зоотехнигы.
24.04.1985-10.02.1988 — Ульяновск өлкәсе Засвияжск районының техник-җитештерү бүлегендә эксплуатация буенча өлкән инженер.
10.02.1988-01.11.1993 — "Ульяновск шәһәренең 2 нче сөт заводы" ААҖнең тәэминат бүлеге башлыгы.
01.11.1993-14.03.1994 — "Ульяновск шәһәренең 2 нче сөт заводы" ААҖнең транспорт буенча инженеры.
14.03.1994-26.02.1997 — "Ульяновск шәһәренең 2 нче сөт заводы" ААҖнең генераль директоры урынбасары.
13.03.1997-24.01.2004-Тәтеш районының «Колос» колхозы рәисе.
24.01.2004-07.10.2014-Тәтеш муниципаль районыныҗ Колос агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры.
2014 елның 8 нче октябреннән Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы.
Өйләнгән. Хәләл җефете — Римма Гомәр кызы Сафиуллова. Ике уллары бар.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел),
«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме (2012 ел),
«Казан шәһәрендә 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» медале (2015 ел),
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017 ел),
«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале (2019 ел).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]