Рәми Гарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәми Гарипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәми Гарипов
Рәми Ғарипов
Р.Гарипов.jpg
Туган телдә исем Рамил Ягъфәр улы Гарипов
Туган 12 февраль 1932(1932-02-12)
Аркавыл, Салават районы, Башкортстан АССР, РСФСР
Үлгән 20 февраль 1977(1977-02-20) (45 яшь)
Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь
Җефет Надежда Василий кызы
Балалар Салават, Азамат, Гөлнара
Ата-ана
  • Ягъфәр Мөхәммәтрәхим улы (1943 елда вафат) (әти)
  • Гөлмәрьям Хизбулла кызы (1914 елда туган) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (1988)

Commons-logo.svg Рәми Гарипов
Рәми Ғарипов
Викиҗыентыкта

Рәми Гарипов, Рәми (Рамил)[1] Ягъфәр улы Гарипов (баш. Рәми Ғарипов, Рәми Йәғәфәр улы Ғарипов, 1932 елның 12 феврале, Башкортстан АССР, Салават районы, Аркавыл1977 елның 20 феврале, Уфа) — шагыйрь, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан)[2].

Уфа мөселман зыяратында җирләнде.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 12 февралендә Башкортстан АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач (1946 елда), Уфадагы С. Кудаш исемендәге 9нчы интернат - мәктәптә укый. 1950 елда Мәскәүдә әдәбият институтына укырга керә. 1955 елдан Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында, китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959 елдан Салават районы «Йөрүзән», «Сарыкамыш» күмәк хуҗалыкларында комсомол сәркатибе һәм «Ленин байрагы» (баш. Ленин байрағы) (хәзерге «Йөрүзән») (баш. Йүрүҙән) район газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында. Озак еллар дәвамында «Башкортстан кызы» (баш. «Башҡортостан ҡыҙы») журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәми (Рамил) Гариповның беренче шигырьләре Аркавыл мәктәбендә укыганда язылган (мәсәлән, «Кечкенә партизан» балладасы).

Интернат-мәктәптә укыганда даими рәвештә «Октябрь», «Совет әдәбияты» журналларын укып, язучыларның яңа әсәрләре белән танышып бара.[3]

Матбугатта чыккан беренче әсәре – 1950 елда «Кызыл таң» газетасында һәм «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») журналында басылган «Ленин» дигән шигыре.

1954 елда нәшер ителгән тәүге китабы - «Йөрүзән» исемле шигырьләр җыентыгы (Әдәбият институты өчен диплом эше) матбугатта уңай бәя ала. 1958 елда чыккан «Таш чәчкә» җыентыгына кергән шигырьләреннән яшьлек ялкыны бөркелеп тора, аның поэзиясенә тирән моң, фикер тыгызлыгы хас. Китаптан китапкаСабан тургае җырлары» (1964), «Очу» (1966), «Әманәт» (1969), «Миләш-кәләш» (1974), «Йолдызлы уйлар» (1979), «Умырзая җыры» (1981)) аның шигырьләрендә халыкның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфи лирика, халыкчан юмор көчәя. Халык авыз иҗатына, бигрәк тә кобаер өлгесенә мөрәҗәгать итеп, шигырь юлларын халыкчан тасвирлар белән баета.

Тәрҗемә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәрҗемә өлкәсендә дәвамлы эшли: А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Һенрих Һейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Коста Хетагуров, Абай, А. Блок, С. Есенин, Рәсүл Хәмзәтов, Иван Франко, Александр Твардовский һ.б. сүз осталарының аерым шигырь өлгеләрен тәрҗемә итә.

«Туган тел»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мин халкымның чәчкә күңеленнән,
Бал кортыдай энҗе җыямын.
Җыямын да - җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Беркемнән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халкым теле миңа - хаклык теле, -
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа - чәчән теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк![4].


Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы Рәми Гарипов кабере. Уфа мөселман зираты
  • Уфадагы бер урамга шагыйрьнең исеме бирелгән.
  • 1990 елда Рәми Гарипов исемендәге премия булдырылган.
  • 1994 елдан республика гимназия-интернаты үзенең күренекле укучысы Рәми Гарипов исемен йөртә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Рами Гарипов. Торю дорогу в будущее» (җыентык, төзүчесе З. Буракаева). Уфа, 2005.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рамил - ата-анасы кушкан исеме
  2. «Туган тел» шигыре өчен берлектән чыгарыла
  3. Ватандаш сайтында
  4. Туган тел. Рәми Гарипов
  5. Карар