Рәниф Шәрипов
Рәниф Шәрипов | |
---|---|
Туган | 30 май 1950 (74 яшь) Татарстан, Кукмара районы, Аман-Оштырма авылы |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый, Ш. Маннур, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты |
Рәниф Шәрипов — татар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Ш. Маннур, Г. Исхакый (2017), С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2025).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Оштырма авылында туа. 1961 елда аның әнисе вафат була һәм ул Арча районындагы Субаш Аты авылындагы балалар йортына җибәрелә, шунда ул урта мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Казан химия-технология институтыннан ул армиягә алына. Төньякның салкын, туктаусыз давыллы табигать шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәниф инвалид хәлендә Казанга, апасы янына кайта.
Рәниф Шәрипов шигырьләре 1970 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында, «Идел» әлманахы битләрендә чыга, радиотапшыруларда яңгырый. 1979 елда Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев, махсус кереш сүз язып, «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» газетасында бастыра. Аларның ук шәхси тәкъдиме белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Тәрәзәдә утлар» дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы басыла.
Рәниф Шәрипов — дистәдән артык поэмалар авторы гына түгел, пьеса, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы да.
Аның «Ян, учагым!» шигъри җыентыгы, 1989 елда «Күк һәм күңел йолдызлары», 1996 елда «Йорт иясе», 2005 елда «Мәңгелек сер»[1]., 2012 елда "Азатлык көне" китаплары дөнья күргән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2025 ― Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ― «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен[2]
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|