Рәсимә Гарифуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсимә Гарифуллина latin yazuında])
Рәсимә Гарифуллина
Туган телдә исем Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзәки кызы
Туган 24 июнь 1957(1957-06-24) (66 яшь)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылы
Милләт татар
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәсимә Гарифуллина - журналист, шагыйрә

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзәки кызы 1957 елның 24 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә урта белем ала. Аннары Пермь шәһәрендә  ике ел заводта эшли. 1957–1982 елларда ул – Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, туган якларына кайта.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елга кадәр Балык Бистәсендә чыга торган төбәк газетасы «Авыл офыклары» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта газета редакциясе каршында эшләп килгән «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмәгә җитәкчелек итә. 1989–1991 елларда Саратов шәһәрендә Идел буе иҗтимагый-сәяси институтында белемен арттыра. Ун елдан артык «Авыл офыклары» газетасында журналист була. Редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеген җитәкли. 2003 елның августыннан исә Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы хакимиятенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкара. Рәсимә Гарифуллина – лирик шагыйрә, иҗатының төп өлешен мәхәббәт, күңел кичерешләрен яктырткан шигырьләр, җырлар били. Табигать манзараларына, тарихи темаларга багышланган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре дә байтак. Алар арасында «Чулпы җыры», «Ак Сарайда серләр бар» исемле поэмалары шагыйрәнең үз нәселе шәҗәрәсе риваятьләренә таянып, үткәндәге тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә шактый оста тасвирлап бирүе белән кызыклы. Р.Гарифуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бүген ярат! шигырьләр / кереш сүз авт. В.Фатыйхов. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 128 б. – 1000 д.
  • Яшәү мәңгелек: кыйссалар, очерклар. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 80 б. – 1000 д.
  • Минем куллар – синең кулда: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 95 б. – 2000 д.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәли-Барҗылы М. Васыятькә тугрылык // Мәдәни җомга. – 2006. – 24 март.