Рәсимә Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсимә Кәримова latin yazuında])
Рәсимә Кәримова
Туган 12 март 1939(1939-03-12)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 июнь 2017(2017-06-21) (78 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974),

РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984),

«Башкортстан Республикасына күрсәткән эшчәнлеге өчен» ордены (2014)

Кәримова Рәсимә Сәгыйть кызы (12 март 1939 ел21 июнь 2017 ел) — Башкортстан радиосы һәм телевидениесенең 1959-1999 еллардагы дикторы. РСФСРның (1984) һәм Башкорт АССРның (1974) атказанган мәдәният хезмәткәре. «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсимә Сәгыйть кызы Кәримова 1939 елның 12 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Туңгатар авылында туган[1].

1962 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Иҗади хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959-1999 елларда телевидениенең Башкорт студиясе дикторы, Башкорт телевидениесенең беренче дикторы. Студент чагында ук диктор вазифасына таләпчән сайлау конкурсы узган. Диктор вазифасына өч йөз претендент арасыннан Рәсимәнең бер үзен генә сайлап алганнар.

Рәсимә Кәримова республика телевидение эфирының символына әйләнә. Ул чакта тапшыруларны алдан яздыру булмаган, һәм 13 еллап дикторлар туры эфирда гына эшләгән.

Радио һәм телевидениегә Рәсимә Кәримова 40 ел гомерен багышлый. Рәсимә Сәгыйть кызы жанры һәм тематикасы буенча төрле тапшыруларны да уңышлы алып барган.

«Манзара» мәгълүмати программасын, «Биш йыллыҡ аҙымдары» тапшыруларын,"Сәнгать әһелләре" әдәби-музыкаль тапшыруларын, бәйрәм демонстрацияләреннән репортажлар алып бара.

60-70-нче елларда Бөтенсоюз телевидениесендә "Республика көненә карата" программаларын алып барган.

Мәгълүмати-күңел ачу "Яңа ел утлары", әдәби-нәфис "Ел мизгелләре", "Безнең замандаш" , 1989 елдан «Башкортстан» радиосы дикторы. Назлы, аһәңле тавышка ия. Рәсимә Кәримованың укуы теманы таләпчән дөрес интонация белән әйтү ягыннан аерылып тора. Тапшыруларны ике телдә: башкорт һәм урыс телләрендә дә иркен алып барды.

Аннары Башкортстан юлдаш телевидениесендә тапшырулар алып бара.

Тәҗрибәле диктор буларак, яңа эшли башлаган яшь коллегаларына ярдәм иткән.

Коллегалары хәтерләвенчә, Рәсимә Кәримова бер кичтә 3-4 тапшыру алып барган чаклары булган. Ул бер вакытта да тәкъдимнәрдән баш тартмаган.

Аның назлы тавышын һәм елмаюын республика халкы һәрвакыт хәтерендә тота. Ул Уфа шәһәрендә 2017 елның 21 июнендә вафат була[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974)
  • РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984)
  • «Башкортстан Республикасына күрсәткән эшчәнлеге өчен» ордены (2014)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Айсылу Абдуллина. Атаклы хатын-кызларыбыз: Рәсимә Сәгыйть кызы Кәримова./ Йөрүзән, 1999, 32-нче сан, 21 апрель

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]