Эчтәлеккә күчү

Рәсим Баксиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсим Баксиков latin yazuında])
Рәсим Баксиков
Туган телдә исем Рәсим Рәшит улы Баксиков
Туган 1 ноябрь 1988(1988-11-01) (36 яшь)
СССР, Казакъ ССР, Төркестан өлкәсе, Кәнтау
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби (танкист)
депутат (2024 елдан)
Катнашкан сугышлар/алышлар Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманының Алтын йолдыз медалеДонецк Халык Республикасы Каһарманының Алтын йолдыз медале
Батырлык ордены «Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен» медале (СССР/Россия)
Хәрби дәрәҗә капитан һәм командир[d]

 Рәсим Баксиков Викиҗыентыкта

Рәсим Баксиков, Рәсим Рәшит улы Баксиков (рус. Расим Рашидович Баксиков, 1988 елның 1 ноябре, СССР, Казакъ ССР, Шымкент өлкәсе, Кәнтау) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, капитан (2024 елдан[1]), танк ротасы командиры, Россия Федерациясе (2023) һәм Донецк Халык Республикасы Каһарманы[d] (2023). Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Алексеевск районы мактаулы гражданины (2024)[2]. VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024 елның 8 сентябреннән).

Рәсим Рәшит улы Баксиков. 24.08.2023
Рәсим Баксиков РФ Президенты белән очрашу вакытында. 24.08.2023

1988 елның 1 ноябрендә Казакъстан ССР Шымкент (хәзерге Төркестан) өлкәсе Кәнтау шәһәрендә туган. 3 яшендә гаиләсе белән Татарстан АССР Алексеевск районы Биләр авылына күченгән булган[3]. Әтисе үлгәч, аны һәм апасын әнисе Розия Гашим кызы[4] һәм әбисе тәрбияләгән.

Балачактан ук бик мөстәкыйль була, кечкенәдән үк үзе һәм туганнары өчен җаваплы булырга өйрәнгән, үзе пешерә, үзе җыештыра һәм үзе турында кайгырта. Мәктәптә тарих фәнен яраткан. Укучыларның зләү отряды эшендә катнаша, сугыш булган урыннарда корал һәм солдат сөякләрен табу аңа нык тәэсир иткән һәм хәрби хезмәткә кызыксыну тудырган. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәсим беренче тапкырдан ук Казан танк училищесына (Казан командирлар әзерләүче югары танк училищесы) укырга керә. 2010 елда укып бетереп, башта Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Чита, Хабаровск һәм Владивостокта хезмәт итә[5].

2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[6]. Россия Кораллы көчләренең 5нче гомуми гаскәр армиясенең 127нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков (позывное «Монолит») идарә иткән (танк механик-машина йөртүчесе урынын алган) «Алеша» (дөресе «Дед Мороз») позывное алган Т-80БВ[d] танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында (Запорожье юнәлешендә) берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә[7]. Бу сугышта Украина хәрби көчләре[d] ике Т-72Б[d] танкын, M113[d] бронетранспортерын һәм десант белән биш MaxxPro[d] бронетранспортерын югалта [8].

2024 елның 8 сентябреннән ― VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары. Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннарының хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе составына керә[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

урнаштырылган[12].

  1. Фото капитана Р.Р. Баксикова (2024 г.)
  2. 2,0 2,1 Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы мактаулы гражданины булды. Татар-информ, 2.02.2024
  3. Герой России, командир экипажа танка «Алёша» Расим Баксиков стал сторонником «Единой России». er.ru, 27.10.2023(рус.)
  4. Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады. Татар-информ, 25.08.2023
  5. Данил Садыков. Героями не рождаются. Как воспитывался командир легендарного танка «Алёша». АиФ Казань, 07.08.2023(рус.)
  6. Герой России Расим Баксиков - наш земляк! Союз ветеранов Республики Татарстан, 16.08.2023(рус.)
  7. История героя: педагоги и наставники Баксикова рассказали о том, как он учился в танковом училище. ГТРК «Татарстан», 16.08.2023(рус.)
  8. Звездой Героя России награжден командир танка «Алеша» Расим Баксиков из Татарстана. KazanFirst, 24.08.2023(рус.)
  9. Баксиков Рәсим Рәшит улы. Депутатлар корпусы gossov.tatarstan.ru
  10. Елена Фенина. «Если драка неизбежна, надо бить первым»: механик танка из РТ представлен к госнаграде. Татар-информ, 2.08.2023
  11. Мария, Скорина (2023-08-06). Пушилин наградил звездами Героя ДНР разгромивший колонну ВСУ экипаж танка.
  12. Россия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә туган ягында мактау тактасы ачылды. Татар-информ, 10.01.2024