Рәсиха Хәмидуллина
Рәсиха Хәмидуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина |
Туган | 12 октябрь 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Бәйрәкә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте һәм Казан дәүләт мәдәният институты |
Һөнәре | вокал буенча педагог |
Эш бирүче | Сарман балалар сәнгать мәктәбе |
Җефет | Илгиз |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган укытучысы Сарман районының мактаулы гражданы |
Сайт | vk.com |
Рәсиха Хәмидуллина, Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина (1954 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Бәйрәкә) – вокал укытучысы, Сарман балалар сәнгать мәктәбенең югары квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы. Сарман районының мактаулы гражданы (2021).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 12 октябрендә Татарстан АССР Баулы (1991 елдан Ютазы) районы Бәйрәкә авылында дүрт балалы, җырга-моңга гашыйк гаиләдә туган. Әтисе тальянда уйный, әнисе җырлый, мандолина чиртә. Бәйрәкә урта мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогика училищесына (2011 елдан ― көллият) укырга керә. Хезмәт юлы 1975 елда Татарстан АССР Куйбышев (1991 елдан ― Спас) районы Ямбакты авылы урта мәктәбендә башлана. Биредә җыр-музыка укыта, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли.
1984 елдан Сарманда яши һәм эшли. Сарман музыка мәктәбендә (1995 елдан ― сәнгать мәктәбе) вокал буенча укыта. Читтән торып укып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (2015 елдан ― институт) социаль-мәдәни факультетын тәмамлаган (1996)[1].
Укучылары ― республикада танылу алган, күптөрле конкурсларда җиңүчеләр, лауреатлар һәм дипломантлар булган, шулай ук Казан консерваториясен, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга музыка көллиятләрен ― махсус уку йортларын тәмамлаган җырчылар.
Шәкертләре арасында ― «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы җырчы Алинә Кәримова[2][3], Розалия Талибуллина, Рүзилә Бәдретдинова («Сандугач сайрар илем» ― 2014, 2015, 2019[4]), Динә һәм Дилә Кыямовалар («Бәхет йолдызы», «Сандугач сайрар илем» — 2014), Ләйсән Миннәхмәтова, Рада Латыйпова («Бәхет йолдызы»), Гөлзада Шакирҗанова, Индира Әгъләмова, Әдилә Әскарова, Рамилә Хөсәенова («Казан сөлгесе» конкурсы, «Сандугач сайрар илем» — 2020, «Созвездие-Йолдызлык», 2021, зона этабы [5]), Эдуард Мөхәммәдиев («Созвездие-Йолдызлык», 2021, зона этабы) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган укытучысы
- 2021 ― Сарман районының мактаулы гражданы[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Хамидуллина Расиха Мугалляфовна. ВКонтакте
- ↑ Нәҗип Бәдретдинов. ТНВда 25 елдан соң «Җырлыйк әле»не Азат һәм Алинәнең кызлары алып барачак? 2021 елның 15 май көнендә архивланган. «Татарстан яшьләре», 14.10.2018
- ↑ Алина Каримова. ВКонтакте
- ↑ XVII региональный фестиваль детского творчества «Страна поющего соловья 2014». 2021 елның 15 май көнендә архивланган. sarmanovo.tatarstan.ru
- ↑ Зональный этап XXI Республиканского фестиваля «Созвездие-Йолдызлык 2021» 2021 елның 15 май көнендә архивланган.. Сарман районы рәсми порталы, 4.03.2021
- ↑ Сабантуйда районыбызның почетлы гражданнары билгеле булды. sarman-rt.ru, 13.06.2021
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәмидуллина Рәсиха Мөгалләф кызы. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017, 335нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 131—134нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хамидуллина Расиха Мугалляфовна. 2021 елның 15 май көнендә архивланган. edu.tatar.ru
- Хамидуллина Расиха Мугалляфовна. ВКонтакте
- Расиха Хамидуллина. Одноклассники