Рәфил Абдрахманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфил Абдрахманов latin yazuında])
Рәфил Абдрахманов
Туган 5 апрель 1942(1942-04-05) (82 яшь)
Олы Ака, Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Институт геологии Уфимского научного центра РАН[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d] (1993)
Гыйльми исем: профессор[d]

Рәфил Абдрахманов (5 апрель 1942 ел) — галим-гидрогеолог, университет укытучысы. Геология-минералогия фәннәре докторы (1993), профессор (1996), Башкортстан Республикасының (2000) һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2011), Аграр белем бирүнең халыкара академиясе әгъзасы (академик) (2000) һәм Экология, кеше һәм табигать иминлеге фәннәренең халыкара академиясе мөхбир әгъзасы (академик) (2002)[1],[2]. Салават Юлаев ордены кавалеры (2017)[3][4].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автобиографик китабына таянып төзелде[1].

1942 елның 5 апрелендә БАССР‑ның Мәчетле районы Олы Ака авылында туган.

19491959 елларда Олы Ака урта мәктәбендә белем ала.

1959—1964 елларда Башкорт дәүләт университетының география факультетында укый.

19621963 — Дмитрий Герасимович Ожиганов җитәкчелегендәге геология отрядлары экспедицияләрендә катнаша.

1964—1965 — Совет Армиясендә хезмәт итә.

1965- 1968 — Балакатай районы Карлыхан урта мәктәбе директоры булып эшли. 1967 елда Балакатай районында беренче булып Карлыхан урта мәктәбендә Хәрби һәм хезмәт даны музее ачуга ирешә. Шул ук елда Башкорт АССР укытучыларының V съездына делегат итеп сайлана. 1968 елда КПСС сафына кабул ителә, КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбен тәмамлый.

1968 елда Уфага күчә, «Башспецнефтестрой» трестының 8-нче төзелеш-монтаж идарәсендә геодезист булып эшкә керә, аннары мастер булып эшли.

1970 елдан хезмәт юлын «Башгипроводхоз» проект-тикшеренүләр институтында дәвам итә: инженер, олы инженер-гидрогеолог (19711973), тикшеренүләр отрядлары (1973) һәм тикшеренүләр партиясе җитәкчесе (1973 елдан) вазифаларын башкара. Институтта тәүге партия оешмасы секретаре була (1971—1974).

19701974 — СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалының Геология институты аспирантурасында читтән торып укый.

1977 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкорт филиалы Геология институтында (әлеге вакытта Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институты) өлкән инженер, кече гыйльми хезмәткәр (19821989), өлкән гыйльми хезмәткәр (19821989), әйдәүче гыйльми хезмәткәр(1989-1991), гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире (1991—1994), бер үк вакытта 1986—1989 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының гидравлика һәм ГТС кафедрасында өлкән укытучы, доцент (1987 елдан) булып эшли.

1994—2007 елларда Башкорт дәүләт аграр университетының гидрогеология, биләмәләрне төзекләндерү һәм сугару кафедрасы мөдире, 1996 елдан гидрогеология, биләмәләрне төзекләндерү һәм сугару кафедрасы һәм 2004 елдан табигать төзелеше кафедрасы профессоры, диссертацияләр яклау советы әгъзасы, бер үк вакытта Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институтында гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире.

2007—2012 елларда Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институтының фән буенча директор урынбасары, әлеге вакытка кадәр гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында укыту эшен дәвам итә.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының гидрогеология өлкәсендәге беренче геология-минералогия фәннәре докторы. Фәнни тикшеренүләре Көньяк Урал һәм Урал алды җир асты гидросферасының өске катламындагы гидрогеодинамик һәм гидрогеохимик төзелешен, җир асты суларының барлыкка килүе һәм урнашуы, аларны файдалану, пычранудан саклау проблемаларын өйрәнүгә бәйле. Авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү, нефть чыгару, нефть химиясе, эре агросәнәгать эшчәнлеге алып барылган районнарда җир асты гидрсферасын саклау мәсьәләләре төп гыйльми эшчәнлеге булып тора. Йомагуҗа сусаклагычына кагылышлы гыйльми эшләре бар.

Башкортстан Республикасының Су кодексын төзүдә катнаша.

Башкортстан Республикасының шифаханә-курорт челтәрен үстерү программасын тормышка ашыруда зур активлык күрсәтә, Бүздәк, Дүртөйле, Олы Ыктамак (Мәчетле районы), Хәзинә (Кызыл Кама районы) минераль су ятмаларын ачуда катнаша.

350‑дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 17 монография һәм 6 гыйльми брошюра авторы. Аның җитәкчелегендә 3 докторлык һәм 8 кандидатлык диссертацияләре якланган.

Башкорт энциклопедиясен, Башкортстан Республикасы Атласын (2005), Балакатай һәм Шишмә районнары белешмә китапларын басмага әзерләүдә шактый зур өлеш кертә. Мәчетле районы энциклопедиясенең («Мечетлинский район Республики Башкортостан» (рус.)) җәмәгать башлангычындагы редколлегия җитәкчесе һәм энциклопедия мәкаләләре авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән, техника һәм мәгариф мәсьәләләре буенча Халыкара форумның Алтын дипломы лауреаты (1998)
  • Россия фәннәр академиясе Президенты Рәхмәт хаты (1999)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2011)
  • Салават Юлаев ордены (2017)[4]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геология институты, ИРБИС сайты һәм «Хәтер еллары»[1] китабы мәгълүматлары буенча төзелде.

    1. Гидрогеология Южного Предуралья / Абдрахманов Р. Ф., Попов В. Г. Уфа: БФАН СССР, 1985. 123 с.
    2. Формирование подземных вод Башкирского Предуралья в условиях техногенного влияния / Абдрахманов Р. Ф., Попов В. Г. Уфа: БНЦ УрО АН СССР, 1990. 119 с.
    3. Обменно-адсорбционные процессы в подземной гидросфере : монография / В. Г. Попов, Р. Ф. Абдрахманов, И. Н. Тугуши. Башк. науч. центр Урал. отд-ния Рос. акад. наук. Ин-т геологии. — Уфа: [б. и.], 1992. — 156 с. : ил., табл. — Библиогр.: с. 150—156. — ISBN 5-7691-0047-8.
    4. Техногенез в подземной гидросфере Предуралья: монография / Р. Ф. Абдрахманов ; Рос. акад. наук. Уфим. науч. центр. Ин-т геологии. — Уфа: УНЦ РАН, 1993. — 208 с. : ил., табл. + [1] отд. л. табл. — ISBN 5-7691-0267-5.
    5. Утилизация промышленных и бытовых отходов / Зайнуллин Х. Н., Абдрахманов Р. Ф., Савичев Н. А. — Уфа: УНЦ РАН, 1997. — 235 с.
    6. Биоценотическая характеристика хвойных лесов и мониторинг лесных экосистем Башкортостана. / Старова Н. В., Мукатанов А.Х и др. — Уфа: Гилем, 1998. — 308 с.
    7. Минеральные лечебные воды Башкортостана / Абдрахманов Р. Ф., Попов В. Г. — Уфа: Гилем, 1999. 298 с.
    8. Водно-балансовая станция. / Абдрахманов Р. Ф., Батанов Б. Н., Габбасов И. М. и др. — Уфа: Изд-во БГАУ, 2002. — 81 с.
    9. Карст Башкортостана: 50 лет / [Р. Ф. Абдрахманов, В. И. Мартин, В. Г. Попов и др. ; Отв. ред.: Р. Ф. Абдрахманов, В. Г. Попов]; Рос. акад. наук, Уфим. науч. центр, Ин-т геологии. — Уфа : РА"Информреклама", 2002. — 382,[1] с., [6] л. ил. : ил., карты ; 22 см. — Библиогр.: с. 354—379. — 500 экз. — ISBN 5-902279-07-0.
    10. Проблемы экологии. Принципы их решения на примере Южного Урала = Ecology problems. Principles of their solution in the South Urals as an example : монография / [Р. Ф. Абдрахманов, Д. Н. Салихов, И. М. Габбасова и др.] ; Под ред. Н. В. Старовой; Рос. акад. наук, Уфим. науч. центр, Ботан. сад-ин-т и др. — Москва : Наука, 2003. — 287 с., [8] л. ил. : ил. — Библиогр.: с. 276—285. — 500 экз. — ISBN 5-02-002811-8
    11. Гидрогеоэкология Башкортостана / Р. Ф. Абдрахманов ; Рос. акад. наук, Уфим. науч. центр, Ин-т геологии, Башк. гос. аграр. ун-т. — Уфа : Информреклама, 2005. — 342 с. : ил. ; 23 см. — Библиогр.: с. 329—339. — 250 экз. — ISBN 5-94780-062-4
    12. Обращение с отходами производства и потребления / Х. Н. Зайнуллин, Р. Ф. Абдрахманов, У. Г. Ибатуллин и др. — Уфа: Диалог, 2005. — 292 с.
    13. Пресные подземные воды Башкортостана / Р. Ф. Абдрахманов, Ю. Н. Чалов, Е. Р. Абдрахманова ; Рос. акад. наук, Уфим. науч. центр, Ин-т геологии, Акад. наук Респ. Башкортостан. — Уфа : Информреклама, 2007. — 183 с., [2] л. карт. : ил. ; 23 см. — Библиогр.: с. 177—180. — 500 экз. — ISBN 978-5-94780-132-3
    14. Юмагузинское водохранилище: формирование гидрологического и гидрохимического режимов / Р. Ф. Абдрахманов, В. А. Тюр, В. М. Юров ; Ин-т геологии Уфим. науч. центра Рос. акад. наук, Акад. наук Респ. Башкортостан, ООО «Юмагузин. водохранилище». — Уфа : Информреклама, 2008. — 151 с. : ил. ; 22 см. — Библиогр.: с. 139—145. — 500 экз. — ISBN 978-5-94780-156-9.
    15. Геохимия и формирование подземных вод Южного Урала / Р. Ф. Абдрахманов, В. Г. Попов // Отв. ред. чл.-корр. РАН В. Н. Пучков. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 420 с.
    16. Пресные подземные и минеральные лечебные воды Башкортостана / Р. Ф. Абдрахманов ; Рос. акад. наук, Уфим. науч. центр, Ин-т геологии, Акад. наук Респ. Башкортостан, Отд-ние наук о земле и природ. ресурсов. — Уфа : Гилем, 2014. — 414, [1] с. : ил. ; 22 см. + Прил. (1 л. карт). — Библиогр.: с. 336—342. — 300 экз. — ISBN 978-5-88185-160-6

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. Абдрахманов Р. Ф. Жить и помнить. Хәтер еллары. — Уфа, 2012. — 232 с.:ил. (рус.)(рус.)
    2. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
    3. Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Абдрахманов Р. Ф. Жить и помнить. Хәтер еллары. — Уфа, 2012. — 232 с.:ил.
  2. Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9
  3. Рустэм Хамитов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Башкортостан. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 13 июля(рус.)(Тикшерелгән 16 июль 2017)
  4. 4,0 4,1 СПИСОК награждённых государственными наградами Российской Федерации и Республики Башкортостан 2021 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 16 июль 2017)