Рәфис Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфис Хәбибуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәфис Хәбибуллин
Ráfis Hábibullin.jpg
Туган телдә исем Рәфис Хәбибуллин
Туган 2 октябрь 1963(1963-10-02) (57 яшь)
Энәле, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Кол Гали урамы, Казан[1]
Әлма-матер Русия ЭЭМның Омск академиясе[d] һәм Русия ЭЭМның идарә итү академиясе[d]

Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин (1963 елның 2 октябре, Пүчинкә-Енай, Апас районы, Татарстан АССР, ССРБ) — дәүләт эшлеклесе, ТР Президенты иминлек хезмәте җитәкчесе (2002—2007), ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры (2007—2021). Эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәфис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Пүчинкә-Енай авылында туа[2]. 1982—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда Апас районы эчке эшләр бүлеге милиционеры булып башлый. 1988 елда ССРБ эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен тәмамлый[3].

1988 елдан 1994 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре җинаять милициясенең оператив бүлекләрендә җитәкчелек вазифаларында эшли. 1994 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә, биредә берничә әйдәп баручы оператив идарәне җитәкли. 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

2002 елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы булып билгеләнә[4].

2007 елның июненнән ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры — Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы.

2014 елда Рәфис Хәбибуллинга эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты махсус исеме бирелә[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.
  • Почет ордены (2019)[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]