Рәфкать Гомәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфкать Гомәров latin yazuında])
Рәфгать Гомәров

Р.Г. Гомәров (1942-1996)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рәфгать Габделәхәт улы Гомәров

Туу көне

20 гыйнвар 1942(1942-01-20)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Чирмешән районы Кара Чишмә

Үлү көне

15 март 1996(1996-03-15) (54 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

1958—1996

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, педагог

Кораллар

баян

Жанрлар

җыр

Коллективлар

«Саз» вокаль ансамбле

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Милләт

татар

Рәфкать Гомәров, Рәфкать (Рифкать) Габделәхәт улы Гомәров (1942 елның 20 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Кара Чишмә1996 елның 15 марты, РФ, ТР, Казан) — баянчы, җырлар авторы, «Саз» вокаль ансамбле җитәкчесе (1967 елдан), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Саз» ансамбле

1942 елның 20 гыйнварында ТАССР Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. Әтисе Әхәт Бөек Ватан сугышында һәлак була. Биш яшендә тулы ятим кала. Әнисенең энесе янында тәрбияләнә. Күршеләреннән тальян гармун табып, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. 1956 елда Кара Чишмәгә гастрольгә килгән Әзәл Яһүдинга авыл халкы: «Рәфкатьне укытырга кирәк, ярдәм итсәгез иде», дип мөрәҗәгать итә. Авыл халкы, акча җыеп, Рәфкатьне Казанга укырга озата.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда Казан музыка укуханәсендә укый башлый. Баяны булмау сәбәпле, укуханә директоры Ильяс Әүхәдиев Рәфкатьне Мөбарәк Батталовның гобой классына урнаштыра. Ләкин ул анда озак укымый. Матди ягы кысан булу сәбәпле, музыка укуханәсен ташлап, һөнәр укуханәсенә күчә, слесарь-җыючы белгечлеге алып чыга. Һөнәр укуханәсендә укыган елларда, «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең М. Горький исемендәге клубына йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Баян буенча дәресләрне Виктор Яковлевтан ала. Тиздән баянда уйнавына һөнәри җырчылар да игътибар итә башлый. Зифа Басыйрова яшь баянчыны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә алып килә. 1958 елдан филармониядә (директоры М.Ф. Боголюбов) Әлфия Авзалова бригадасында эшли башлый. Яшьләр бригадасы (җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, сүз остасы Рафаэль Галиев, 16 яшьлек яшь баянчы Рәфкать Гомәров) Советлар Берлеге буйлап гастрольләрен башлый.
Армиядә хезмәт итеп, янәдән филармониягә эшкә кайта.
Абсолют ишетү сәләтенә ия булса да[1], Казан музыка укуханәсен (Г.Д. Шароновның баян классы, 1971), Казан дәүләт мәдәният институтының культурология факультетында хор дирижеры бүлеген (1976) тәмамлый.

  • 1959-1962 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясенең халык коллективлары бүлеге аккомпаниаторы.
  • 1986 елдан Казанның 2нче санлы педагогия укуханәсендә укыта.

«Саз» вокаль ансамбле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Саз» ансамбле

1967 елда «Тасма» сәнәгать берләшмәсенең клубында күп тавышка җырлый торган «Саз» кызлар вокаль ансамбле оештыра. Институтны тәмамлагач, клубта ансамбль белән эшләвен дәвам итә, клуб директоры вазифасын да башкара. Ансамбльгә җырчы кызларны мәктәпләрдән, техник укуханәләрдән җыя.

«Саз» ансамблендә беренче адымнарын ясаган сәнгать осталары: Венера Ганиева, Алмаз Хәмзин, 15 вокаль ансамбльның булачак җитәкчеләре һ. б.

Гастрольләре: Вьетнам (1959), Кытай (1959), Төньяк Корея (1959), Алмания (1972), Румыния, Болгария, Маҗарстан, Чехословакия[2].

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров белән 9 пластинка-гигант яздыра[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]