Рәфкать Сәфәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфкать Сәфәров latin yazuında])
Рәфкать Сәфәров
Туган телдә исем Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров
Туган 1 май 1933(1933-05-01) (90 яшь)
Үзбәкстан ССР Нәмәнгән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Сәмәрканд дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим-физик
Җефет Солтания, галим-химик
Балалар уллары Ринат, Әсхәт, физиклар
Ата-ана
  • Хәбибулла Сәфәр улы (?-1946) (әти)
  • Җәмилә (әни)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Рәфкать Сәфәров, Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров, рус. Сафаров Рафкат Хабибуллаевич — атомчы-галим, физика-математика фәннәре докторы (1982), профессор.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 1 маенда Нәмәнгәндә туган. Әти-әнисе Ырынбур өлкәсе Куандык районы Ильинка авылыннан Урта Азиягә качкан була. «Физик-теоретик» белгечлеге буенча Сәмәрканд дәүләт университетының физика-математика факультетының физика бүлеген тәмамлаган (1957).

«Атом-төшенең төзелеше» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация (фәнни җитәкчесе В.Г. Соловьев, Дубна) (1967), «Әйләнешнең атом төшенә тәэсире» темасына докторлык диссертациясе (1982) яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан тарихында беренче булып атом-төш физикасы буенча махсуслашуны башлап җибәрә. Сәмәркандта кафедра мөдире булганда 10 шәкерте кандидатлык, 4 шәкерте физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация (алар сафында Рәшит Низаметдинов бар) яклаган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

150 дән артык фәнни хезмәте, дәреслекләре дөнья күргән[1].

Казанда басылган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәфәров Р.Х. Атом төше һәм элементар кисәкчәләр физикасы. Казан, 2008 (рус.).

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан ССР КП ҮК беренче сәркатибе Ш.Р. Рәшидовның 2 киявен физика-математика фәннәре докторы итәр өчен күп көч түгәргә туры килә, диссертация яклау чиратын аларга бирә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәмзә Бәдретдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре. 1- китап. Йошкар-Ола: Мари ПНК, 1999 ISBN 5-87898-139-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Архимед кануны буенча, archived from the original on 2014-08-16, retrieved 2015-10-18