Рәфыйк Мөхәммәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфыйк Мөхәммәтшин latin yazuında])
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Туган 19 февраль 1955(1955-02-19) (69 яшь)
Борнак, Чепья районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Гоголь урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы, университет профессоры
Эш бирүче Россия ислам институты һәм ректор[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм академик[d]

Рәфыйк Мөхәммәтшин (Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, 19 февраль 1955(1955-02-19) (69 яшь), Борнак, Чепья районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — СССР һәм РФ тарихчысы, сәясәт фәннәре докторы (2001), профессор (2006), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2007), Россия ислам институты ректоры[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1977 елдан 1984 елга кадәр — СССР Фәннәр академиясенең Г. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кече фәнни хезмәткәре. 1992 елдан 1995 елга кадәр — Г. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән хезмәткәре. 1996 елдан 2006 елга кадәр — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татарстан энциклопедиясе институтының фәнни-методик эш бүлеге мөдире. 2001 елдан — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты иҗтимагый фикер һәм ислам белеме бүлеге мөдире. 2006 елның декабреннән алып хәзерге вакытка кадәр — Россия ислам университеты ректоры.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәфыйк Мөхәммәтшинның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре ислам белеме өлкәсендә тупланган. Р. М. Мөхәммәтшин, ислам галиме буларак, Татарстан Республикасының һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелегенә киң танылган. Аның фәнни мәнфәгатьләре спектры киң: татар иҗтимагый фикере тарихы, ислам белеме һәм Россиядә, хәзерге дөньяда сәяси процесслар. Ул 120 фәнни хезмәт авторы. Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендә дистәдән артык фән докторы һәм кандидаты әзерләнде. Ул берничә монографиянең авторы, шул исәптән фундаменталь «XX гасырда татарлар һәм ислам» (Казан, 2003) һәм «Татарларның һәм Татарстанның иҗтимагый һәм сәяси тормышында Ислам» (Казан, 2005) авторы, берничә халыкара басмада авторлык коллективы әгъзасы булып тора. 1997 елда аның редакциясе астында «L'islam de Russie» (Paris, 1997) җыентыгы чыкты, 2002 елда Рәфыйк Мөхәммәтшин «Islam in Post-Soviet Russia», «Public and private faces» (London and New York) монографияләрен язуда катнашты.

Рафик Мөхәммәтшин Япония, АКШ, Төркия, Германия, Бөекбритания, Франция, Иран, Үзбәкстанда күп кенә халыкара фәнни конференцияләрдә катнашты. Рафик Мөхәммәтшин тарих, политология һәм социология буенча ике докторлык диссертация советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Диннәр эшләре советы каршындагы эксперт советы әгъзасы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]