Эчтәлеккә күчү

Рәхилә Терегулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәхилә Терегулова latin yazuında])
Рәхилә Терегулова
Туган телендәге исеме Рәхилә Ибраһим кызы Терегулова
Туган 1882(1882)
РИ, Тифлис губернасы, Тифлис
Үлгән 1954(1954)
СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
АДР
Азәрбайҗан ССР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре педагог
Эш бирүче Бакы мөселман кызлар мәктәбе[d]
Җефет Мәһди Хаҗибабабәков[d]
Ата-ана
  • Ибраһим Сәфәр улы (әти)

 Рәхилә Терегулова Викиҗыентыкта

Рәхилә Терегулова, Рәхилә Ибраһим кызы Терегулова; ире фамилиясе буенча Хаҗибабабәкова (азәрб. Рәһилә Ибраһим гызы Һаҹыбабабәјова, Rəhilə İbrahim qızı Hacıbababəyova; 1882 ел, РИ, Тифлис губернасы, Тифлис1954 ел, СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы) ― Азәрбайҗан хатын-кызлары арасында беренче мәгърифәтчеләрнең берсе.

Ире Мәһди Хаҗибабабәков[d] (1871―1925). 1901 ел

1882 елда Тифлис губернасы Тифлис шәһәрендә Ибраһим Сәфәр улы Терегулов гаиләсендә туган[1]. Ибраһим Сәфәр улының ике кызы булган: Рәхилә һәм Зөләйха. Рәхилә Терегулова иҗтимагый-сәяси эшлекле, Азәрбайҗан бәйсезлеге өчен көрәштә актив катнашучыларның берсе[2] Мәһди Хаҗибабабәковка[d] (1871-1925) кияүгә чыккан. Зөләйха Терегулова мөфти Мөхәммәт Мөфтизадә[d] улы Османбәккә кияүгә чыккан (бу никахтан Мәмәдбәк белән Хәдиҗә туган. Мәмәдбәк соңрак Төркиягә күчеп киткән. Хәдиҗә Мөфтизадә аннан соңгы мөфти Хөсәен Гаибовның[d] улы Надирга кияүгә чыккан)[3].

Тбилисида Рәхилә Изге Нина мәктәбен тәмамлаган (әлеге мәктәп 1846 елда ачылган булган[4]). 1902 елда Кавказдагы беренче мөселман кызлар өчен уку йорты [5] ― Баку мөселман кызлар мәктәбендә[d] укытучылык эшчәнлеген башлаган (әлеге мәктәп 1901 елда миллионер Зәйнелабдин Тагиев[d] акчасына ачылган. Мәктәп башлыгы ярдәмчесе һәм арифметика укытучысы ― Мәрьям Сулькевич).

1910 елда Рәхилә Хаҗибабабәкова башлангычы белән Азәрбайҗан мөселман кызлары өчен ике еллык мәктәп ачылган. 1914 елда әлеге уку йорты башлангыч мәктәп итеп үзгәртелгән. Рәхилә Хаҗибабабәкова бу мәктәпнең директоры итеп билгеләнгән[2].

1925 елда Рәхилә Хаҗибабабәкова Азәрбайҗан ССР мәгърифәтчеләр профсоюзының Үзәк советы әгъзасы итеп сайланган[2].

1927 елда Советларның 5нче Бөтеназәрбайҗан съезды һәм Азәрбайҗан хатын-кыз эшче һәм крестьяннары съезды делегаты итеп сайланган[2].

1954 елда Бакуда вафат булган[2].