Рәхимҗан Отарбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәхимҗан Отарбаев latin yazuında])
Рәхимҗан Отарбаев
каз. Рахымжан Отарбаев

Туу датасы: 19 октябрь 1956(1956-10-19)
Туу урыны: ССРБ, Казакъстан ССР, Гурьев өлкәсе, Диңгез районы
Үлем датасы: 17 февраль 2018(2018-02-17) (61 яшь)
Үлем урыны: Казакъстан, Атырау
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Казакстан байрагы Казакъстан
Эшчәнлек төре: язучы, драматург
Иҗат итү еллары: 1978—2018
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: роман, повесть, пьеса
Иҗат итү теле: казакъ теле
Премияләр: Мәхәмбәт Өтәмисулы исемендәге премия
Чыңгыз Айтматов исемендәге премия
Бүләкләр: Казакъстанның атказанган эшлеклесе - 2004 Парасат ордены - 2013

Рәхимҗан Отарбаев (каз. Рахымжан Отарбаев, 1956 елның 19 октябре, ССРБ, Казакъстан ССР, Гурьев өлкәсе, Диңгез районы — 2018 елның 17 феврале, Казакъстан, Атырау) — казакъ язучысы, драматург. Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2004). Чыңгыз Айтматов исемендәге халыкара академия академигы (1996). Атырау шәһәренең (2011) һәм Атырау өлкәсе Курмангазы районының (2005) шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 19 октябрендә Казакъстан ССР Гурьев (1992 елдан Атырау) өлкәсе Диңгез (каз. Теңіз ауданы, 1993 елдан Курмангазы) районында туган. Җаекта А. С. Пушкин исемендәге педагогика институтын (2000 елдан Мәхәмбәт Өтәмисулы исемендәге Көнбатыш Казакъстан дәүләт университеты, каз. М. Өтемісов атындағы Батыс Қазақстан мемлекеттік университеті) тәмамлаган (1977).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елдан — Гурьев өлкәсе «Орал Өңірі» газетасы хәбәрчесе.

1978–1980 елларда — Гурьев өлкәсе Диңгез районы мәктәпләрендә казакъ теле һәм әдәбияты укыта.

1980–1981 елларда — Гурьев өлкәсе Диңгез районы «Ленин жолы» газетасы хәбәрчесе.

1981–1985 елларда — Казакъстан ССР телерадиокомитеты редакторы (Алма-Ата).

1985–1989 елларда — «Қазақ әдебиеті» газетасы корреспонденты (Алма-Ата).

1989–1994 елларда — «Жалын» журналының бүлек мөхәррире.

1994–1996 елларда — Казакъстанның Кыргызстандагы илчелеге атташесы.

1996–1997 елларда — «Егемен Қазақстан» газетасының Бишкәктәге махсус хәбәрчесе.

1997–1999 елларда — Казакъстанның Маңгыстау өлкәсе Актау шәһәрендә Казакъстан телевидениесе һәм радиосы корпорациясе бүлекчәсе түрагасы (рәис) [1].

1999–2002 елларда — Мәхәмбәт исемендәге Атырау өлкәсе казакъ драма театры (каз. Атырау облыстық қазақ драма театры) директоры.

2005–2009 елларда — Казакъстан президенты хакимиятенең сектор мөдире (Астана).

2009–2010 елларда — Казакъстан милли академия китапханәсенең баш директоры.

2013–2018 елларда — «Ақ Жайық kz» журналы җитәкчесе. Бер үк вакытта — Мәхәмбәт исемендәге Атырау өлкәсе казакъ драма театры сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчмә әсәрләр белән таныла, драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшли. Кино-телесценарийлар яза. Язучының китаплары казакъ теленнән тыш рус, кытай, төрек, кыргыз, гарәп, инглиз, алман һәм татар телләрендә басыла[2].

Татар телендә «Идел» журналының 2015 елгы апрель-май саннарында «Чыңгызханның күз яше» бәяны (Флера Тарханова тәрҗемәсендә) дөнья күргән.

2015 елда «Чыңгызханның күз яше» бәяны Казанда «Сүз» нәшриятында аерым китап булып басылып чыккан.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 — Казакъстанның атказанган эшлеклесе
  • 2013 — Парасат ордены
  • 2011 — «Атырау шәһәренең шәрәфле ватандашы»
  • 2000 — Мәхәмбәт исемендәге премия
  • 2009 — Чыңгыз Айтматов исемендәге халыкара премия
  • 2005 — «Курмангазы районының шәрәфле ватандашы»
  • 1987 — Төлеген Айбергенов исемендәге премия
  • 2009 — Габит Мүсирепов исемендәге премия
  • күп санлы медальләр

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 — Атырау шәһәрендә Рәхимҗан Отарбаев мирасын саклау, тарату, нәшер итү максатыннан «Рәхимҗан Отарбаев фонды» (каз. Rahymjan Otarbaevtyń Rýhaniat qory) оештырыла. Директоры — Сәүле Отарбаева[3][4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гульмира Садырова. «Придавал большое значение слову». lada.kz, 17.02.2018(рус.)
  2. Лейла Темирханова. Умер Рахымжан Отарбаев.(үле сылтама) nur.kz, 17.02.2018(рус.)
  3. Rahymjan Otarbaevtyń Rýhaniat qory. Facebook
  4. r.otarbaevtyn_ryhaniat_qory. instagram.com