Рәхимә Арсланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәхимә Арсланова latin yazuında])
Рәхимә Арсланова
Туган телдә исем Рәхимә Минвәли кызы Арсланова
Туган 3 март 1964(1964-03-03) (59 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Лаеш районы, Державино авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри исемендәге премия,
Абдулла Алиш исемендәге премия
“Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе.

Рәхимә АрслановаКаюм Насыйри һәм Абдулла Алиш (2023)[1] исемендәге премияләр лауреаты, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе (2017 елдан), “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе. 2019 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхимә ( Рәхимә Минвәли кызы Хәлиуллина) Арсланова 1964 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Державино авылында гади мәктәп хезмәткәрләре гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Рәхимә Арсланова кечкенәдән бик актив була, мәктәп газетасына шигырьләр яза, иҗади бәйгеләрдә катнаша.1979-1983 елларда Казан педагогия училищесында,1985-1989 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында укый. Шигъри җанлы укытучы Яр Чаллы, Сарман районының Җәлил бистәсе мәктәпләрендә эшләгәндә дә иҗатка зур игътибар бирә, балалар өчен язылган шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә. 1998 нче елдан ул “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы. Аның шигырьләре “ Чаткылардан кабынган ялкын”, нефть регионы язучыларының иҗатын туплаган” Балаларга бүләк” исемле җыентыкларга кертелә.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Сарман районының Җәлил татар гимназиясе директоры итеп билгеләнә. 2004 елдан 2008 елга кадәр Сарман районы Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, һәрбер чарага сценарийларны, шигырьләрне үзе яза. 2008 елда гаиләсе белән Казан шәһәренә күчә. 2008-2011 елларда –Совет районы мәгълүмати-методик бүлегенең милли эшләр буенча методисты. Иҗат оеткысы булган Рәхимә Арсланова 2010 елдан укытучылар һәм укучылар арасында “Илһам чишмәсе” исемле әдәби – иҗат бәйгесе (2015 елдан бу бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Илһам” исеме астында уза) үткәрә, җыентыклар чыгара. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе директоры булып эшли. Рәхимә Арсланова гимназиягә язучы- патриот, җәлилче Абдулла Алиш исемен бирү буенча күп эш башкара, каршылыкларга очраса да, үзмаксатына ирешә. Аның нәтиҗәле хезмәте: язучының туганнары катнашында төрле чаралар, очрашулар үткәрү, “ Алиш варислары”(2013) музеен ачу, шул елдан башлап ел да “ Алиш эзләреннән” фәнни – гамәли конференциясен оештыру ( 2017 елдан Бөтенроссия статусын ала) нәтиҗәсендә 2015 елда 20 нче гимназиягә Абдулла Алиш исеме бирелә. Бу гимназиядә ул 4 музей ача: ” Алиш варислары ” (2013 ел),“Милли мирас” (2015 ел),” Мәңгелек хәтер ” (2016 ел), “Иске Татар бистәсе ” (2017 ел).Рәхимә Арсланованың шигырьләре матбугат битләрендә, җыентыкларда басыла, төрле чараларда кулланыла. Ул тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә: А.С. Пушкин, Г.Р. Державин шигырьләрен тәрҗемә итеп төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша.Алар арасында Бөтендөнья “Пушкин укулары”( 2020), zoom платформасы аша үткән Бөтенроссия “Платиновый век – Агалтын -2020″шигырь бәйгеләре дә бар. 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Табышмаклар һәм ялиттергечләр “(2006)
  • “Кыш бабай ник чирләгән?”(2014)
  • “Кунак кызы “(2019)
  • “Тәмлетамак – Сладкоежка” (2018)
  • “Сәяхәтче – Путешественник” (2016)
  • “Әкиятләр – Сказки” (2017).

3 китабы русчага тәрҗемә ителә. Аларны Америкада яшәп иҗат итүче Сүрәя Гайнуллина тәрҗемә итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://sptatar.com/arslanova-r-him/