Рәшидә Мәһәдиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшидә Мәһәдиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Рәшидә Рәфкать кызы Мәһәдиева - журналист, галимә, язучы. Башкортстан телерадиокомпаниясе журналисты.

Баймак районының Комсомол авылында туып-үсә (хәзерге Сәйгафәр). Тормыш иптәше Галимҗан Бикҗан улы уңышлы юрист, уллары Байрас — Санкт-Петербург дәүләт университеты, кызлары Гөлнәзирә М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студентлары.

Башта гәҗит, аннан тележурналистикада эшләү дәверендә ул үткен мәкаләләре, телепроектлары белән зур танылу яулый. Эштән беркайчан да куркып тормый, гел генә авыр һәм мәшәкатьле эшләр эчендә кайный.

2004 елда “Акбай калага бармый” дигән балалар өчен әкият китабы чыккан. 2013 елда аерым китап булып “Авыл малае” дигән повесте дөнья күрә. “Башкортстан могҗизалар иле”, “Башкорт балы”, “Ялгыз хатын” һ.б шигырьләренә көйләр дә язылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]