Рәшит Бәйбутов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Бәйбутов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
әзери. Rəşid Məcid oğlu Behbudov
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 1 (14) декабрь 1915[1]
Туу урыны Тбилиси, Россия империясе[2]
Үлем датасы 9 июнь 1989(1989-06-09)[3] (73 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ата Мәҗит Бәйбутов[d]
Балалар Rashida Rashid[d]
Һөнәр төре җырчы, опера җырчысы, кина уйнаманы, актёр, сәясәтче
Башкарган вазыйфа депутат Верховного Совета СССР[d]
Активлык чорнының башы 1933
Активлык чоры тәмамлануы 1989
Певческий голос Тенор[d] һәм тенор-альтино[d]
Музыкаль инструмент фортепиано[d], Тар[d], тавыш[d] һәм молоточковое фортепиано[d]
Жанр национальная музыка[d]
Бүләкләр
Commons-logo.svg Рәшит Бәйбутов Викиҗыентыкта

Рәшит Мәҗит улы Бәйбутов (әзери. Rəşid Məcid oğlu Behbudov, рус. Рашид Бейбутов); (1915, Тифлис, Русия Империясе1989, Мәскәү, ССРБ) — азәрбайҗан совет эстрада һәм опера җырчысы (тенор), актёр.

ССРБ ның халык артисты (1959), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) һәм Азәрбайҗан ССР ы дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Тифлиста, (хәзер Тбилиси, Гөрҗистан), 1915 елның 14 декабрендә туган. Әтисе Мәжид Бәйбутов чыгышы белән Шушадан, билгеле халык җырчысы булган. Әнисе, Фирүзә Вәкилова рус теле укытучысы, шулай ук Тифлис клубында драма түгәрәге алып барган.

1933 елда Рәшит Бәйбутов тимер юлчылар техникумына укырга ингән, шунда үзешчән студент оркестры оештырган. Шуннан РККА да хезмәт иткән, армия ансамбле солисты булган.

Хезмәт итеп кайткач, бераз Тбилиси эстрада коллективларында эшләп ала. 1934 елдан — Ереван филармониясе солисты. 19381944 елларда — Әрмәнстан Дәүләт джаз оркестры солисты. Бер үк вакытта Ереванда А. Спендиаров исемендәге Әрмән академия опера һәм балет театрында җырлый башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Кырым фронтында чыгыш ясый.

Бакыда Рәшит Бәйбутов яшәгән йорт

1943 елда Бакы киностудиясендә Һәжибәков Үзәйер Абдул-Һөсәйен улының опереттасы буенча бер үк исемле "Аршин мал алан" дигән фильм төшерергә булып китәләр. Рәшит Бәйбутов опереттада Әскәр ариясен йырлаган була. Аны фильмда уйнарга чакыралар. 1945 елда чыккан фильм ССРБ һәм күп чит илләрнең экраннарында уңыш яулый.

19441956 елларда Рәшит Бәйбутов — Әзербайджан филармониясе солисты, 19531960 елларда — М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан опера һәм балет театрында эшли, Ф. Әмировның «Севиль» операсында (Балаш), "Аршин мал алан" музыкаль опереттасында (Әскәр) рольләрен уйный.

1957 елда филармониядә джаз стилистикасын һәм азәрбайҗан халык инструментларын берләштергән концерт ансамбле төзи, аның художество җитәкчесе (19571959), 1966 елда оештырган Әзербайджан җыр театрында (хәзер аның исемен йөртә) гомеренең ахырына кадәр җитәкче һәм солист була.

19301940 нчы елларда югары тонда башкарылган йомшак ирләр тавышы модасы чорында Бәйбутов Кавказ һәм Кавказ аръягындагы республикаларда да, Русиядә дә бик популяр булып китә. Бәйбутов тавышы — югары тенор (тенор-альтино), европача да, милли дә рәвештә башкара белә. Бәйбутов урысча бик яхшы белгән, һәм җырлаганда кавказ акценты булмаган. Кавказ җырчылары арасында аннан да танылганрак Мөслим Магомаев кына булгандыр.

1950-се еллар башында Болгарияда, Венгрияда, Италияда, Һиндстанда, Кытайда гастролләрдә була. Шулай ук Сүриядә, Төркиядә, Мисырда, Иорданиядә, Иранда, Гыйракта, Финляндиядә, Польшада һәм Латин Америкасы илләрендә җырлый.

ССРБ ның бик күп төбәкләрендә концертлар куя, кая барса, шунда урындагы телләрдә җырлар өйрәнеп башкара. Һиндстанда хәтта Бәйбутовны җырлатуны тәлап итеп транспортны камап тотып торалар.

Рәшит Бәйбутов милли опера һәм музыкаль комедия үсешенә шактый зур өлеш кертә. Сәхнә өчен генә яратылган сын-кыяфәте, зур артист таланты һәм сөйкемлелеге, төрле милләт музыкасын аңлый аңлау сәләте Рәшит Бәйбутовка гомере буенча уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.

Җырчының репертуары бик киң була. Күбрәк ул азәрбайҗан композиторлары әсәрләрен, милли җырларын, совет композиторлары җырларын башкара.

Берничә нәфис фильмда төшә.

ССРБ Югары Советының Милләтләр Советы депутаты, ССРБ Югары Советының 7-11 чакырылыштагы депутаты була (1966-1989)[4].

Хатыны — Җәйран ханым Бәйбутова (3.05.2017 вафат). 1965 елда кызлары Рәшитә Бәйбутова дөньяга килә, ул әтисе юлын дәвам итә. Хәзер җырчы Рәшитә Бәйбутова Әзербайҗанның атказанган артисткасы.

Рәшит Бәйбутов 1989 елның 9 июнендә Мәскәүдә вафат була [5]. Бакыда җирләнгән.

Кинода иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинодагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1945 — «Аршын мал алан» — Әскәр
  • 1954 — «Родному народу»
  • 1955 — «Любимая песня» — «Бахтияр») — Бахтияр Мурадов
  • 1956 — «К счастью» (документальный фильм)
  • 1959 — «В этот праздничный вечер»
  • 1959 — «Весна азербайджанской культуры»
  • 1970 —"Ритмы Апшерон" (Фильм-кәмит)
  • 1970 — «Встреча на свадьбе» (документальный фильм)
  • 1970 — «От сердца к сердцу» (документальный фильм)
  • 1974 — «Тысяча первая гастроль» — Эльдар
  • 1975 — «Рашид Бейбутов» (документальный фильм)
  • 1981 — «Поющая земля»
  • 1985 — «Рашид Бейбутов» (документальный фильм)
  • 1989 — «Песня сердца» (документальный фильм)
Рәшит Бәйбутовка багышланган Азәрбайҗан маркасы (1996)
Рәшит Бәйбутовка багышланган Азәрбайҗан маркасы (2015)

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980)
  • Грузин ССР ның атказанган сәнгать эшмәкәре
  • Дагстан АССР ның халык артисты
  • Азәрбайҗан ССР ның халык артисты (1951)
  • ССРБ ның халык артисты(1959)
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — «Аршын мал алан» фильмында Әскәр роле өчен (1945)
  • Азәрбайҗан ССР ның дәүләт премиясе(1978)
  • Ике Ленин ордены (6.01.1976; 23.04.1980)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1.02.1966)
  • Халыклар дуслыгы ордены(13.12.1985)
  • Медальләр


  • Бакының бер урамына Рәшит Бәйбутов исеме бирелгән, шул ук урамда 2 нче музыка мәктәбе һәм Дәүләт җыр театры аның исемен йөртә.
  • 2010 елның 14 декабрендә бу көнне мәңгеләштерү өчен «FLASHMOB Azerbaijan [OFFICIAL]» группасы флешмоб үткәрә[6][7].
  • 1996 һәм 2015 елда Әзербайҗанда Рәшит Бәйбутов истәлегенә почта маркалары чыгарыла.
  • 2016 елның июнендә Бакыда Рәшит Бәйбутов исемендәге Дәүләт җыр театры бинасы каршында һәйкәл ачылган. Сынның авторы - Азәрбайҗан халык рәссамы Фуад Салаев[8].

Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Музыка Азербайджана
  • Кулиев, Тофик Алекпер оглы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музыкальная энциклопедия / мөхәррир Ю. В. КелдышМосква: Советская энциклопедия, Советский композитор, 1973.
  2. Бейбутов Рашид Маджид оглы // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы — 2011.
  4. Список депутатов Верховного Совета СССР 11 созыва
  5. Что обещал Бейбутов Горбачеву и за что дочь уволили из театра отца - откровения Рашиды
  6. Флешмоб к дню рождения Рашида Бейбутова в Баку (ВИДЕО)
  7. Молодежь посвятила Рашиду Бейбутову флешмоб в самом центре Баку
  8. В Баку воздвигнут памятник Рашиду Бейбутову

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]