Рәшит Газиев
Рәшит Газиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшит Хәмис улы Газиев |
Туган | 1954 Казан, ТР |
Үлгән | 22 декабрь 2021 (67 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Татарстан урамы[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Русия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Рәшит Газиев — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче премиясе лауреаты (2007). Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы (1991 елдан).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1954 елда Казанда туа. 1974 елда Казан сәнгать училищесының рәссам-декораторлар бүлеген тәмамлый. 1975 – 1980 елларда ЛГИТМИКта (хәзерге СПбГАТИ) белем ала.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1981 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куючы рәссам буларак эшли. 1985 елда театрның баш рәссамы итеп билгеләнә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рәшит Газиев бизәгән спектакльләр күп фестивальләрдә югары бәя ала. 1983 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Бирнәсез кыз» (А.Островский) спектакле Мәскәү, Кинешма, Белгород шәһәрләрендә узган фестивальләрдә югары урыннарга лаек була.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сәхнә журналы сайты. 2016 елның 17 июнь көнендә архивланган.