Эчтәлеккә күчү

Рәшит Гаимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Гаимов latin yazuında])
Рәшит Гаимов
Туган телдә исем Рәшит Хәмит улы Гаимов
Туган 16 гыйнвар 1951(1951-01-16) (74 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Бүләк һәм премияләре ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе (2022)

 Рәшит Гаимов Викиҗыентыкта

Рәшит Хәмит улы Гаимов (рус. Гаимов, Рашит Хамитович, ингл. Rashit Gaimov; 16.01.1951, Казан, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ) — татар рәссамы, графикчы, Россия (2007)[1] һәм Татарстан Рәссамнар берлеге (2008)[2] әгъзасы.


Рәшит Хәмит улы Гаимов 1951 елның 16 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Әнисе Арча районы Ашытбаш авылыннан, әтисе Башкортстаннан.[3]

1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, 1991 елда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтын бетерә.

2022 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.[2]

Казан шәһәрендә яши һәм эшли,[4] Казанның 11нче музыка мәктәбендә балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә.[3]

Рәшит Гаимов иҗатының төп темасы булып татар халкының тарихы, эпослары һәм риваятьләре тора.[5][3]

Рәссам Рәшит Гаимов эшләре күргәзмәсе. Арча районы мәдәният көне. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан.

Хезмәтләрендә эпосларга офорт техникасында эшләнгән иллюстрацияләр, Казан ханлыгы тарихына багышланган эшләр, пейзажлар күреп була. Офорт методы бик катлаулы һәм сәламәтлек өчен бик куркыныч санала.[2] Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сурәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурәтләре бар.[3]

Берничә ел рәттән ул татарларның «Идегәй» дастаны буенча иллюстрацияләр сериясе өстендә эшли. Монда Алтын Урда сугышлары чоры тасвирлана. Бу дастан татар халкының рухи мирасының әһәмиятле бер өлеше булып тора.[3]

Рәшит Хәмит улының эшләре төрле күргәзмә залларында: Татарстан Сынлы сәнгать музее, Волгоград өлкә картиналар галереясе, АКШ, Германия, Франция фондларында күрсәтелә.[2]

Өйләнгән. Улы бар.[6]

Абыйсы — рәссам Фәрит Гаимов.

Бүләк һәм премияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]