Рәшит Госманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Госманов latin yazuında])
Рәшит Госманов
Туган телдә исем Рәшит Әскәр улы Госманов
Туган 4 август 1937(1937-08-04)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 17 сентябрь 2022(2022-09-17) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан сәнгать училищесы
Һөнәре график, рәссам

Рәшит Әскәр улы Госманов (4 август 1937 ел, СССР, ТАССР, Казан ― 17 сентябрь 2022 ел, РФ, ТР, Казан) - график, рәссам, Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россиянең атказанган рәссамы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 4 августында Казанда туган.

Казан сәнгать училищесында (1952-1956) укый, Чабаксар сәнгать училищесына күчә, 1958 елда аны тәмамлый.

Яши Йошкар-Ола (1958), Куйбышев (1965), Казан (1966).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1976)[2].

1970-1980 елларда СССР буйлап (Иделнең Ерак Көнчыгышка кадәр) рәсем сәнгате осталарының иҗат төркеме составында бик күп сәяхәт ясый.

1996-1997 еллар Сан-Франциско шәһәрендә яши һәм эшли (АКШ).

1976 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы, чит илләрдә Бөтенроссия күргәзмәләрендә, халыкара күргәзмәләрдә һәм Совет сәнгате күргәзмәләрендә катнаша.

2022 елның 17 сентябрендә Казанда вафат[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Ә. Госманов – республиканың әйдәп баручы рәссам-акварелистларының берсе.

Аның иҗаты киң жанр һәм тематик диапазон: лирик, шәһәр һәм индустриаль пейзажлар, герой һәм хәрби-патриотик темаларга композицияләр, натюрмортлар белән аерылып тора.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә (1970-1980 еллар), "Зур Идел" зональ күргәзмәләрендә (1969, 1974, 1980, 1991), чит илдә совет сәнгате күргәзмәләрендә (1970-1990 еллар) катнашкан.

Рәссамның шәхси күргәзмәләре 1968, 1975, 1993 елларда Казанда, 1973, 1978 һәм 1982 елларда Мәскәүдә, 1997 елда Сан-Францискода үткән.

Әсәрләр коллекцияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Ә. Госманов әсәрләре Марий республика фәнни-туган якны өйрәнү музеенда (Йошкар-Ола), ТР Милли музеенда, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яңа Кырлай Габдулла Тукай музей комплексында, Болгар тарих-архитектура тыюлыгында, Әлмәт шәһәренең Картиналар галереясендә, шулай ук АКШ, Япония, Австрия, Греция һәм башка илләрдәге шәхси җыелмаларда саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]