Рәшит Зәйнетдинов
Рәшит Зәйнетдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рәшит Сәйфетдин улы Зәйнетдинов |
Туган | 18 июнь 1938 БАССР Красноусол районы Яңа Кыварды авылы |
Үлгән | 18 декабрь 2015 (77 яшь) Уфа |
Яшәгән урын | Мостай Кәрим урамы[d], Уфа[1] |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | рәссам, педагог |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Рәшит Зәйнетдинов, Рәшит Сәйфетдин улы Зәйнетдинов (1938 елның 18 июне, БАССР, Кроасноусол районы, Яңа Кыварды – 2015 елның 18 декабре, Уфа) — рәссам, БР халык рәссамы (2008), БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), С. Юлаев премиясе лауреаты (1995). РСФСР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980 елдан).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1938 елның 18 июнендә БАССР Красноусол районы (хәзерге Гафури районы) Яңа Кыварды авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1978, Р. Нурмөхәммәтов сыйныфы).
- 1978-1985 елларда БАССР иҗат-сәнәгать комбинатының баш рәссамы.
- 1991 елдан сәнгать институтында (Уфа) укыта, 1994 елдан сәнгать факультеты деканы.
- 1995 елдан «Артыш» иҗат берлеге[2] әгъзасы.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1972 елдан башлап республика, зона, регион, бөтенсоюз күргәзмәләрендә һәм декадаларда катнаша.
Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Терлекче Ярулла» (1988), «Савымчы Мөнирә» (1988), «Шагыйрь Гали Чокрый» (1992), «Ә-З. Вәлиди, Г. Таган, А. Инан» (1996), «Язучы Әнүр Вахитов» (1997), «Трасса салучылар. 720нче чакрым» (1978), «Әти истәлегенә» триптихы (1985), БДУ филология факультетының интерьеры өчен «Җир җаны» триптихы (1994), Гафури театры интерьеры өчен «Йолдызлык» төркем портреты (2002) һ.б.
Әсәрләре Уфада Нестеров музеенда, Җәлил Киекбаев, Шәһит Ходайбирдин, Әнүр Вахитов музейларында саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1993 БР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1996 С. Юлаев премиясе – 1994-1995 елларда иҗат ителгән «Кымыз», «Җир җаны», «Әманәт» картиналары өчен (Георгий Калитов белән берлектә бирелә)
- 2008 БР халык рәссамы
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт белешмәлеге(рус.)
- БР мәдәният министрлыгы сайты(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jitely.info/bashkortostan?fio=%C7%E0%E9%ED%E5%F2%E4%E8%ED%EE%E2+%D0%E0%F8%E8%F2+%D1%E0%E9%F4%F3%F2%E4%E8%ED%EE%E2%E8%F7&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ «Артыш» иҗат берлеге, archived from the original on 2014-03-09, retrieved 2016-10-25
- 18 июнь көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Гафури районында туганнар
- 18 декабрь көнне вафатлар
- 2015 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Рәссамнар
- Башкортстанның халык рәссамнары
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары