Рәшит Назаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Назаров latin yazuında])
Рәшит Назаров

Рәшит Назаров
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Сәетбаттал улы Назаров
Туу датасы: 1 ноябрь 1944(1944-11-01)
Туу урыны: Авыргазы районы, Торымбәт авылы
Үлем датасы: 14 октябрь 2006(2006-10-14) (61 яшь)
Үлем урыны: Ишембай
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1961-2006
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Таңны каршылаганда» (1965)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2004)
Г. Ибраһимов премиясе (1996)

Рәшит Назаров (псевдонимы Рәшит Назар, тулы исеме Рәшит Сәетбаттал улы Назаров, баш. Рәшит Назар, Рәшит Сәйетбаттал улы Назаров) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе (2004) , Г. Ибраһимов (1996) премиясе лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1996).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 1 ноябренда БР Авыргазы районы Торымбәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1963-1966 елларда хәрби хезмәттә. Армия хезмәте сәламәтлеген нык какшата, берничә ай хастаханәдә дәвалана.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кечкенәдән шигырьләр яза. Көнгә 5-6 шигырь язган чаклары да була. 1961 елда «Агыйдел» журналында беренче шигырьләр шәлкеме басыла. 1965 елда беренче китабы - «Таңны каршылаганда» (мөхәррире Наҗар Нәҗми) дөнья күрә. Икенче китабы – «Кояш юлы буйлап» (1970). Ике дистә елдан соң өченче китабы – «Сезгә йөрәгемне илтәм» (мөхәррире Әсхәл Әхмәт-Хуҗа) (1991), дүртенче китабы – «Яшен» (1994) нәшер ителә. Шагыйрь Риф Мифтахов - Р. Назаровның иҗади мирасын барлаучы һәм фәнни тикшерүче - Р. Назаровның шигырьләрен туплап, ике томлыгын бастыра (2002, 2005). Рус, инглиз, башкорт телләрендә нәшер ителгән «Йолдызлар туе» (мөхәррире Фәнүзә Нәдершина) (2009) шигырьләр җыентыгы Р. Назаров иҗатын тулысынча ачып бирә.

« Мәхәббәт ул, әйтерсең лә,
утлы яшен,
санап, сорап тормый
hичберкемнең яшен,
сүнмәс ялкын белән
ялмый картын, яшен.
Көйдерер, дип курыксаң әгәр,
кач син, яшерен.
Коя күрмә тик азактан
күзең яшен.
Мәхәббәт ул, әйтерсең лә,
утлы йәшен...
Рәшит Назаров
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Авыргазы районы рәсми сайты, archived from the original on 2014-11-02, retrieved 2014-11-29 
  2. Ләйсән Закирова. Башҡортостанда ауыл мәктәбе шағир Рәшит Назаровтың исемен алды. «Башинформ» МА, 15.08.2022(башк.)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]