Рәшит Шамкай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Шамкай latin yazuında])
Рәшит Шамкай
Туган телдә исем Рәшит Мирза улы Шамкаев
Туган 26 май 1940(1940-05-26)
СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк
Үлгән 22 август 2021(2021-08-22) (81 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре театр артисты
Җефет Суфия
Балалар кызы Гөлнара, улы Айдар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты - 1996

Рәшит Шамкай, шулай ук Шамкай (тулы исем-фамилиясе Рәшит (Рәшид)[1] Мирза улы Шамкаев, 1940 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк2021 елның 22 августы, РФ, ТР, Казан) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1968—2000 елларда). Татарстанның халык артисты (1996).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев (1992 елдан Самар) өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки гади Шамкай исеме белән билгеле. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 19671968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән 2000 елга кадәр — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Тышкы кыяфәте белән үк комик жанр артисты. Үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерә.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Проня — «Баһадирлар» (Н. Погодин)
  • Тишка — «Агай эне ак мыек» (А. Островский)
  • Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф. Яруллин)
  • Ясәви — «Ташкыннар» (Т. Гыйззәт)
  • Савелий — «Солдат хатыны» (Н. Анкилов)
  • Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р. Хәмид)
  • Пеләш — «Әшнәләр» (В. Шукшин)
  • Труффальдино — «Болан-Патша» (К. Гонци)
  • Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А. Вампилов)
  • Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т. Миңнуллин)
  • Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт)
  • Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев)
  • 2-нче кунак — «Кишер басуы» (З. Хәким) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Суфия (?—2018), Камал театры хезмәткәре булып эшләгән. Балалары: кызы Гөлнара, улы Айдар.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 22 августында Казанда вафат. Хатынының туган ягында ― Арча районы Түбән Оры авылында җирләнгән [2][3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. 267нче бит.
  2. Тирән кайгы. Камал театры сайты, 22.08.2021
  3. Зилә Мөбәрәкшина. «Аның үткәне дә, бүгенгесе дә ачы иде» — юморист Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар. Татар-информ, 22.08.2021

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]