Рәшит Әлмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Әлмөхәммәтов latin yazuında])
Рәшит Әлмөхәммәтов
Туган 25 апрель 1934(1934-04-25)
Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 октябрь 2022(2022-10-04) (88 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Рәшит Әлмөхәммәтов (25 апрель 1934 ел) — педагог-методист һәм тел белгече, мәгариф һәм югары мәктәп эшлеклесе. 1976-1989 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институты ректоры. Педагогия фәннәре кандидаты (1967), профессор (1988). БР атказанган фән эшлеклесе (1994), БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1980), СССР мәгариф (1976) һәм югары мәктәп (1988) отличнигы, РСФСР халык мәгарифе (1967) һәм БР мәгариф (1994) отличнигы, РФ югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2006). «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1981).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Вәлиәхмәт улы Әлмөхәммәтов 1934 елның 25 апрелендә Башкорт АССР Зиянчура районы Бикбау авылында туган.

1948-1952 елларда Морак педагогия училищесында белем ала.

1952-1954 елларда Макар районының Күзән 7 еллык мәктәбендә укытучы.

1959 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1959 елдан Йомагуҗа районы Йомагужа урта мәктәбе директоры.

1961-1976 елларда РСФСРның Педагогия Фәннәре академиясе Милли мәктәпләр институтының Башкортстан филиалы белән җитәкчелек итә.

1976-1989 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының ректоры була.

1989-1996 елларда — Башкортстан укытучыларның белемен камилләштерү институты ректоры, шул ук вакытта рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли.

1997 елдан алып М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. В. Әлмөхәммәтовның фәнни хезмәтләре рус телен рус булмаган мәктәпләрдә һәм башкорт мәктәпләрендә укыту методикасына багышланган. 180нән артык фәнни, укыту-методик, шул исәптән дәреслекләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994);
  • БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1980);
  • СССРның мәгариф отличнигы (1976);
  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1967);
  • Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы (1994);
  • Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре;
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1981);
  • К. Д. Ушинский медале;
  • Н. К. Крупская медале;
  • В. А. Сухомлинский медале.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Санъяров. Халкыбызның асыл улы. — «Яшьлек» гәзите, 2014 ел, 2 май;
  • Д. Мәҗитов. Кече Сүрәмнән башланган олы юл. — «Башкортстан», 2014 ел, 25 апрель.