Рәшит Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Әхмәтҗанов latin yazuında])
Рәшит Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Рәшит Хәниф улы
Туган 14 апрель 1941(1941-04-14)
Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылы
Үлгән 5 гыйнвар 1995(1995-01-05) (53 яшь)
Казан, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь
Җефет Луиза Әхмәтҗанова[1]
Балалар кызы Ләйлә, улы Айдар

 Рәшит Әхмәтҗанов Викиҗыентыкта

Рәшит Әхмәтҗановтатар шагыйре, журналист, татар милли хәрәкәт активисты[2].

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Шунда җиде сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында укып, ташчы була. Аннары нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961-1964 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә һәм аны 1969 елда тәмамлый. Шуннан соң Татарстан Мәдәният министрлыгының методика кабинетында, “Яшь ленинчы” (хәзер «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары редакцияләрендә эшли. 1980 елдан «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре иде.

Аның шигырьләре матбугатта 50нче елларның ахырында күренә башлый. Соңгы вакытта шагыйрьнең “Хыялларым үзем белән”, “Адымнар”, “Ак каеннар”, “Гомер чишмәсе”, “Алмалы җәй”, “Җан яктысы”, “Йөрәк бәйрәме”, “Кавышыр көн”, “Моңлану” дигән шигъри китаплары дөнья күрде.

Рәшит Әхмәтҗанов — бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Рәшит Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

1970 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шагыйрь 1995 елда вафат булды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Рәшит Әхмәтҗанов темасы буенча бит бар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Шагыйрь дәвам итә... (Рашат Низами мәкаләсе), archived from the original on 2010-05-19, retrieved 2010-07-25 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]