Рәҗәп Шәйхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәҗәп Шәйхетдинов latin yazuında])
Рәҗәп Шәйхетдинов
Туган 1949
Уфа, РСФСР, СССР
Һөнәре педагог

Шәйхетдинов Рәҗәп Юныс улы (7 апрель 1949 ел) — баянчы, педагог, югары мәктәп эшлеклесе. 1991-1994 һәм 2000-2011 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының иҗади эшләр һәм халыкара бәйләнешләр буенча проректор. Сәнгать гыйлеме кандидаты (2012), профессор (1990). РСФСР‑ның (1985) һәм Башкорт АССР‑ының (1976) атказанган артисты. Музыка вузлары студентлары арасында Бөтенроссия халык музыка коралларында уйнаучылар конкурсы (Новосибирск, 1969), «Фогтланд музыка көннәре» («Фогтландские дни музыки») халыкара баянчылар һәм аккордеончылар конкурсы (Клингенталь, ГДР, 1972) лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхетдинов Рәҗәп Йунус улы 1949 елның 7 апрелендә Уфа шәһәрендә туган. 1968 елда Уфа сәнгать училищесын, А. К. Кукубаев классында укып, тәмамлый. 1972 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын Ф. В. Беляков класында тәмамлый. Шул ук Ф. В. Беляков җитәкчелегендә Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтында ассистентура-стажировка үтә.

1971 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, 1990 елдан - профессор, 1991-1994 елларда иҗади эшләр буенча институтның проректоры вазифасын үти. Моннан тыш концертларда катнаша: 1972 елдан алып Башкортстан филармониясендә һәм 1974 елдан алып Россия концертында эшли. Аның концерт репертуарында чит ил музыкаль әсәрләре, башкорт һәм татар композиторлары әсәрләре бар. Р. Ю. Шәйхетдинов баян өчен 6 музыкаль җыентык һәм методик әсбаплар төзеп бастырган. 1990 елда Варшава консерваториясенең чакыруы буенча Ольштен шәһәрендә (Польша) «Мастер-класс» аурупа курсларында укыта. 40-тан артык баянчыны укытып чыгара, аның 14 укучысы халыкара, Бөтенроссия һәм төбәк-ара конкурсларының лауреатлары һәм дипломантлары. Шул исәптән: Башкортстан Республикасының атказанган артисты О. Мельников, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе В. Ларин, С. Ширыбыров, Ф. Зәйнуллин, Д. Коновалов һәм башкалар. «Мелодия» фирмасы Шәйхетдиновның ике соло пластинкасын чыгарган (1978, 1982). 1972 елда баянчы Р. Ю. Шәйхетдинов Алмания Демократик Республикасының Клингенталь шәһәрендә узган халыкара «Гармоника» конкурсында 3-нче дәрәҗә премиягә лаек була. 1969 елда Новосибирск шәһәрендә узгарылган Бөтенроссия музыка югары уку йортлары студентлары арасындагы конкурста 1-нче урынны В. Петров белән бүлешеп яулый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Портреты баянистов. М., 1996.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәйхетдинов Рәжәп Юныс улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 6 апрель 2019)