Рәүф Әһлиуллин
Рәүф Әһлиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Rəyf Ƣabdulla ulь Əhliullin Рәүф Габдулла улы Әһлиуллин тат. Räüf Ğabdulla uğlı Ähliullin |
Туган | 15 ноябрь 1930 Кыр-Тәүгелде, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 12 сентябрь 2006 (75 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Чыңгыз, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Рәүф Әһлиуллин (Рәүф Габдулла улы Әһлиуллин, 15 ноябрь 1930, Кыр-Тәүгелде, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 12 сентябрь 2006 (75 яшь), Казан, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966)[2][3] — совет партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Буа районының «Память Ленина» колхозы рәисе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан АССРының Кыр-Тәүгелде авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булганлыктан, әнисенә ярдәм итәргә кирәк була, һәм Рәүф Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы артелендә гади колхозчы булып эшли башлый. Буа мәктәбен тәмамлаган (хәзер М. М. Вахитов исемендәге Гимназия) [4] һәм Әхмәмәт машина-трактор станциясендә хисапчы булып эшли.
1950 елда флотка хәрби хезмәткә алына. Хезмәт итеп кайткач, авыл клубы белән җитәкчелек итә, икенче, Буа КПСС райкомының икенче секретаре, оештыру бүлеге инструкторы һәм пропагандисты була. Аннан соң төрле колхозларның («Искра» һәм Ленин исемендәге) башлангыч партия оешмаларында партия эшен җитһкли.
1966 елда читтән торып КПССның Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый, анда авыл хуҗалыгы икътисадын өйрәнә. Аннан соң Буа районында хуҗалыклар белән җитәкчелек итә — 1960 елдан «Память Ленин» колхозы рәисе булып сайлана, һәм колхоз 1973 елда миллионер була; 1978-1982 елларда Татар Пиморзасы авылындагы «Гигант» колхозы рәисе була[5] 1982-1988 елларда — шул ук районның сөт комбинаты директоры. 1988 елдан 1993 елга кадәр яңадан туган «Память Ленина» колхозын җитәкли.
9 чакырылыш ТАССР Югары Советына 643нче номерлы Тәтеш сайлау округыннан депутат итеп сайлана, халык мәгарифе, фән һәм мәдәният буенча комиссия әгъзасы була. Шулай ук Татарстан АССР Югары Советы һәм район Советы депутаты була.
Соңгы елларда Казанда яшәде. 2006 елның 12 сентябрендә вафат була.
Бүләкләре һәм исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ССРБ Югары Советы Президиумның 1966 елның 22 мартындагы Указы белән Р.Ә. Әһлиуллинга (терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен) «Серп һәм Чүкеш» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарм аны исеме бирелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены.
Төрле медальләр.
Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы наши земляки. Казань, 2003
- Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006
- Калып:Книга:Депутаты Верховного Совета СССР 9 созыва
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://zhytely.info/kazan
- ↑
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Рауф Абдуллович Аглуллин
- ↑ Аглиуллин Рауф Абдуллович — председатель колхоза «Память Ленина» Буинского района. әлеге чыганактан 2019-01-13 архивланды. 2019-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Гимназия имени М. М. Вахитова г. Буинска Республики Татарстан, archived from the original on 2020-09-29, retrieved 2020-08-11
- ↑ Татарское-Пимурзино
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Рауф Абдуллович Аглуллин
- Аглиуллин Рауф Абдуллович — председатель колхоза «Память Ленина» Буинского района
- Tatarile
- АГЛИУЛЛИН Рауф Абдуллович 2020 елның 25 февраль көнендә архивланган.
- 15 ноябрь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Буа районында туганнар
- 12 сентябрь көнне вафатлар
- 2006 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Колхоз рәисләре
- СССР Югары Советының 9нчы чакырылыш Милләтләр Советы депутатлары
- Татарстан АССРыннан СССР Югары Советының Милләтләр Советы депутатлары
- Татарстан АССРы Югары Советы депутатлары
- КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаучылар
- СССР Югары Советы Милләтләр Советының Халык мәгарифе, фән һәм мәдәният буенча комиссия әгъзалары