Рөстәм Галиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Галиуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рөстәм Галиуллин
Р.Г.Галиуллин.jpg
Тугач бирелгән исеме: Рөстәм Госман улы Галиуллин
Псевдонимнар: Рөстәм Галибәк
Туу датасы: 26 ноябрь 1987(1987-11-26) (31 яшь)
Туу урыны: ТАССР Арча районы, Наласа
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, галим
Иҗат итү еллары: 2005 - бүгенгәчә
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Гипнозчы малай» китабы (2008, ТКН)
Премияләр: Муса Җәлил премиясе

Рөстәм Галиуллин, Рөстәм Госман улы Галиуллин (1987 елның 26 ноябре, ТАССР, Арча районы, Наласа) — язучы, «Идел» журналы баш мөхәррире (2011-2014), ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015). ТР журналистлар берлеге (2009 елдан) һәм ТР язучылар берлеге (2009 елның 22 сентябреннән) әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 26 ноябрендә Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфик Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» (Творчество Тауфика Айди : жанровая типология и система образов) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2012, фәнни җитәкчесе проф. Т.Н. Галиуллин)[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укыган вакытта ук «Чаян» журналында, «Шәһри Казан» газетасында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт университетында укыган елларда «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри һәм иҗат дөньясына тартыла. 2005 елдан юморескалары, хикәяләре «Сабантуй» газетасында, «Чаян» журналында, соңрак «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы» (Мәскәү) газеталарында басыла.

2008 елда беренче китабы — «Гипнозчы малай» (Казан: ТКН) дөнья күрә.

Хикәяләре урыс телендә «Литературная газета», «Татарский мир», «Наш современник» басмаларында басыла.

Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. А. Сәхибзадинның («Апологет»), Р. Мирхәйдәровның («Мартук», «Җәяүле сәйран», «Җәяүле татар») һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә.

2009 елда ТР язучылар берлегенә алына (Р. Зәйдулла, Г. Садә, Л. Лерон тәкъдиме белән).

2016 елда «Ата hәм ул» әсәре «Русия халыкларының бүгенге прозасы» антологиясенә тәкъдим ителде[4].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2007 Татар əдəбиятында детективның эволюциясе (Казан: РИЦ «Школа»).
  2. 2008 Гипнозчы малай (хикәяләр) (Казан: ТКН).
  3. 2012 Юлларда җил ак иде (хикәяләр, бәян) (Казан: ТКН)[5]. ISBN 978-5-298-02318-4
  4. 2013 Одиночество (рассказы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 «Иделем акчарлагы» бәйгесендә I урын.
  • 2007 «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при.
  • 2007 Арча районы якташлыгы җәмгыяте премиясе.
  • 2009 «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе («Дебют» номинациясендә).
  • 2009 Гариф Ахунов премиясе (Арча районы).
  • 2009 ТР хөкүмәте гранты.
  • 2011 ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР татар-башкорт көрәше федерациясе уздырган әдәби конкурста III урын («Чәчмә әсәр» номинцаиясендә).
  • 2015 Муса Җәлил премиясе — «Юлларда җил ак иде» китабы һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен» [6][7].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

хатыны Эльвира

  • улы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәшит Галләм һ.б. Гасырларны кичкән Наласа (мөхәррир-төзүче Исрафил Насыйбуллин). Казан: Ихлас, 2012
  2. Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: «Идел-Пресс» ПНК, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


« Кеше көн саен нәрсә дә булса язарга тиеш. Каләм тутыкмасын өчен һичьюгы көндәлек алып барырга тырышам
Рөстәм Галиуллин
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]