Рөстәм Ганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Ганиев latin yazuında])
Рөстәм Ганиев
Туган 1952(1952)
Татарстан АССР, Минзәлә районы, Чыршылы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ

Рөстәм Мәҗит улы Ганиев (1952 ел, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Чыршылы авылы) — бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ганиев Рөстәм 1952 елда ТАССРның Минзәлә районы Чыршылы авылында туа. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Татарстан Физик культура техникумында, Чиләбе дәүләт физик культура институтында укый.

Хезмәт эшчәнлеген 1975 елда «Татэнергострой» УС проект-смета төркеме инженеры булып башлый. Ял базасы директоры, төзелеш һәм җиһазлар буенча инженер, мастер, «Татэнергострой» УС спорт комплексы директоры һәм Түбән Кама шәһәре сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшли. 1986 елда «Юбилейный» һәм «Түбән Кама шин» спорткомплексын җитәкли, 1996 елда спорт комплексы «Шинник» спорт комплексы итеп үзгәртелә. Р.М. Ганиев инициативасы белән спорт комплексы күп еллар балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен спорт белән ял итү үзәге булып тора. Спорт комплексында төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Күп еллар дәвамында спорт комплексы инвалидлар җәмгыятенә спорт заллары, инвентарь һәм җиһазлар бирә.

Спорт комплексы коллективы ел саен республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге традицион ярышлар үткәрә. Алар арасында танылган көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры да иң әһәмиятлесе булып тора. Шулай ук җиңел атлетика буенча – «Түбән Кама шин» ҖБ беренче генераль директоры Николай Зеленов призына, дзюдо буенча – тренер Роберт Шәйхетдинов истәлегенә, мини-футбол буенча Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы призына һәм башка ярышлар да популяр.

2005 елдан Р.М. Ганиев «спорт ветераннарына ярдәм» фондын гамәлгә куючы булып тора. Фонд Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы спорт хәрәкәте ветераннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Ганиев җитәкчелегендә укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш алып барыла. 10 елдан артык Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә «Сәламәт тәндә-сәламәт рух»дигән конкурслар уза. Һәр уку елы ахырында иң актив спортчыларны һәм пропагандистларны Рөстәм Мәҗитович шәхсән үзе призлар һәм бүләкләр белән билгеләп үтә, барлык теләүчеләрне спорт секцияләренә чакыра.

Ганиев Р.М. актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. 2005 елның мартында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе итеп сайлана. Түбән Кама муниципаль районы Советы каршындагы Татарстан Республикасы дәүләт телләренең тигез хокуклы эшләве буенча комиссия әгъзасы булып тора. Ганиев Р.М. җитәкчелегендә һәм спонсорлык ярдәме белән туган телне һәм татар җырларын пропагандалау буенча проектлар тормышка ашырыла. Рөстәм Мәҗит улы "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе эшчәнлеген оештыруда актив катнаша.

Ганиев Рөстәм Мәҗит улы дүрт чакырылыш шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Актив тормыш позициясе булган кеше. Түбән Кама муниципаль районында яшәүче халыклар арасында дуслыкны, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда барлык милли-мәдәни җәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итә.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»ордены медале белән бүләкләнгән.

Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 27 августындагы 54 номерлы карары белән актив депутат эшчәнлеге, Түбән Кама шәһәрендә массакүләм спортны үстерүгә, татар телен, татар милли мәдәниятен һәм халык традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Рөстәм Мәҗит улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]