Рөстәм Кәлимуллин (1984)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Кәлимуллин (1984) latin yazuında])
Рөстәм Кәлимуллин
Рустем Калимуллин.JPG
Туган 24 июнь 1984(1984-06-24)[1] (38 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Улисс[d], КАМАЗ, Спартак-Нальчик, Кубань, Динамо[d], Химки, КАМАЗ һәм Авангард[d]

Рөстәм Рәшит улы Кәлимуллин (1984 елның 24 июне, Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — РФПЛның 42 матчында 6 туп керткән Россия футболчысы (һөҗүмче), Россиянең беренче дивизионы җиңүчесе (2010).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Кәлимуллин 1984 елның 24 июнендә Татарстан АССРның Брежнев шәһәрендә туа. «КАМАЗ» ФК футболчылар әзерләү үзәге тәрбияләнүчесе[2]. Профессиональ карьерасын 2002 елда Икенче дивизионның «Урал» зонасында чыгыш ясаган «КАМАЗ» клубында башлый. Сезонда 16 матч уздыра һәм 1 гол кертә. Киләсе сезонда 35 очрашуда катнашып 4 туп кертә һәм команда белән бергә «Урал-Идел буе» зонасы җиңүчесе була.

2004 ел сезонында беренчелектә 40 матч уздыра һәм 9 туп кертә, шуның аркасында сезонда команданың иң яхшы бомбардиры була. Киләсе сезонда беренчелектә 35 матчта уйный һәм 12 туп кертә, команда белән беренче дивизионның бакыр призеры була. 2006 һәм 2007 еллар сезоннарында, 28 (6 гол) һәм 7 (2 гол) матчта уйный, ике тапкыр да «КАМАЗ» беренче дивизионда 4 нче урынны яулый. Моннан тыш, ике ел эчендә Россия Кубогында тагын 1 матч уздыра.

2008 елда бер еллык аренда хокукларында «Спартак-Нальчик» Премьер-лига клубына күчә[3]. Сезонны, чемпионатта 20 матч уйнап, көндәшләр капкасына 5 туп кертеп[4], команданың иң яхшы бомбардиры булып үткәрә[5]. Киләсе сезон кабат Нальчикта аренда хокукларында уза (21 матч уйный, 1 гол кертә[6])[7].

2010 елның 1 февралендә аның «Кубань» белән өч еллык килешү төзегәне хәбәр ителә[8]. 28 мартта «Кубань» составында Курскның «Авангард»ына каршы беренчелекнең 1 нче тур матчында дебют ясый. Шул ук очрашуда «Кубань» өчен үзенең беренче голын кертә[9]. Барлыгы сезонда 27 матч уздыра, 8 туп кертә һәм команда белән бергә беренче дивизионның җиңүчесе була.

2011 елның 25 мартында Рөстәмнең Брянск «Динамо»сына күчүе хәбәр ителә[10]. Алга таба ФНЛда «Химки» өчен уйный, ә соңрак икенче дивизионның Россия клубларында (шул исәптән «КАМАЗ»га әйләнеп кайта) һәм әрмән «Улисс»ы өчен чыгыш ясый.

2015 елда Татарстан чемпионатында һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясый. «Рубин» — «Бөгелмә-Рунако» 12 тур матчында Бөгелмә клубы өчен беренче туп кертә[11].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия байрагы «Кубань»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. ЦПФ ФК «КАМАЗ» — Воспитанники, archived from the original on 2019-10-22, retrieved 2021-03-29 
  3. Нальчикский «Спартак» планирует приобрести Карауша и Калимуллина. sports.ru (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (2008-11-21). әлеге чыганактан 2012-04-16 архивланды. 2010-2-1 тикшерелгән.
  4. Статистика игрока в сезоне 2008 года. Официальный сайт РФПЛ. әлеге чыганактан 2012-04-16 архивланды. 2010-2-1 тикшерелгән.
  5. Статистика игроков ФК «Спартак-Нальчик» в сезоне 2008 года. stats.sportbox.ru. әлеге чыганактан 2012-04-16 архивланды. 2010-2-2 тикшерелгән.
  6. Статистика игрока в сезоне 2009 года. Официальный сайт РФПЛ. әлеге чыганактан 2012-04-16 архивланды. 2010-2-1 тикшерелгән.
  7. Нальчикский «Спартак» взял в аренду 19-летнего аргентинского форварда. sports.ru (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (2009-02-20). әлеге чыганактан 2012-04-16 архивланды. 2010-2-1 тикшерелгән.
  8. «Кубань» пополнилась Рустемом Калимуллиным. Официальный сайт ФК «Кубань» (2010-02-01). 2010-2-1 тикшерелгән.
  9. Статистика матча «Кубань» — «Авангард». championat.ru (2010-03-28). әлеге чыганактан 2012-02-19 архивланды. 2010-3-29 тикшерелгән.
  10. Калимуллин переходит в «Динамо». Официальный сайт ФК «Кубань» (2011-03-25). 2011-3-27 тикшерелгән.
  11. Экс-форвард «КАМАЗа» и «Кубани» забил первый гол в чемпионате Татарстана. әлеге чыганактан 2015-08-19 архивланды. 2015-08-17 тикшерелгән.