Рөстәм Маликов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Маликов latin yazuında])
Рөстәм Гали улы Маликов
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 20 июль 1949(1949-07-20) (74 яшь)
Туу урыны Бикбау, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре җырчы, музыкачы
Активлык чорнының башы 1980
Җырчы тавышы Тенор[d]
Музыкаль инструмент Курай
Жанр опера
Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты
 Рөстәм Маликов Викиҗыентыкта

Рөстәм Маликов, Рөстәм Гали улы Маликов (1949 елның 20 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Бикбау) ― җырчы (лирик-драматик тенор), музыкант, Башкортстан АССР атказанган (1984), Татарстанның халык (1994) артисты. 2011 елдан Казан дәүләт мәдәният институты доценты, 1988-2011 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең, 1980-1988 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 20 июлендә Татарстан АССР Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Әтисе башка гаиләгә киткәч, ике апасы белән бергә әнисе тәрбисендә үскән.[1][2][3]

Яшь чактан үзешчән сәнгатьтә катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Читада ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә, аннары Казанга килә һәм музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә (Михаил Федорович Кольцов, Лилия Ивановна Гафенко классы). [4] Училищены тәмамлагач, Казан консерваториясенә укырга керә (РСФСР халык артисты З. Г. Хисмәтуллина курсы) һәм аны 1980 елда тәмамлый. [5] Югары музыкаль белем алганнан соң, Уфага китә, анда 1980-1988 елларда Башкорт филармониясе солисты булып эшли, җырчы буларак таныла. [6][7][2] Бу вакытта композиторлар Рәүф Мортазин, Хөсәен Әхмәтов, Рим Хәсәнов белән хезмәттәшлек итә, [3] педагог-концертмейстер Радик Хәбибуллин белән эшли, [8] иҗади эзләнүдә була һәм концерт репертуары туплый. [9] 1988 елда Казанга әйләнеп кайта, Татар филармониясе каршындагы музыкаль-әдәби лекторийның әйдәүче вокалисты һәм А. И. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты була, анда 2011 елга кадәр эшли. [6][3][2][7] 2011 елдан – Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы укытучысы, доцент гыйльми дәрәҗәсе бар. [10][7] Гастрольләрдә йөри һәм концерт программаларын яздыра, [6][2] музыкаль фестивальләрдә һәм мастер-классларда катнаша. [11][12]

Җырчының тавышы – лирик-драматик тенор. [6][2] Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, җырчыга табигатьтән сирәк очрый торган матур, көчле экспрессив тавыш янәшәсендә югары профессиональлек тә бирелгән. [6][7] Аның талантына РСФСР халык артисты Илһам Шакиров югары бәя биргән. [13]. Мультиинструменталист, [14] аерым алганда курайда уйный. [15] Маликовның репертуары киң һәм төрле, ул камера-вокаль музыкасын, Көнбатыш Аурупа һәм рус классикларының операларыннан арияләрне, хәзерге заман рус һәм чит ил композиторларының әсәрләрен үз эченә ала. Аерым алганда, Альфред («Травиата», Дж. Верди), Рудольф («Богема», Дж. Пуччини), Ленский («Евгений Онегин», П. Чайковский), Германн («Пиковая дама», П. Чайковский), Левко («Майская ночь», Н. Римский-Корсаков), Җәлил («Җәлил», Н. Җиһанов), Салават («Салават Юлаев», З. Исмәгыйлев) арияләре, М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов романслары, рус, украин, итальян халык җырлары, илебез композиторларының җырлары. Җырчының репертуарында татар («Туган тел», «Рәйхан», «Кара урман») һәм башкорт («Азамат», «Кара юрга», «Уралым» һ.б.) халык җырлары мөһим урын алып тора. Татар композиторларының, аерым алганда, С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, Р. Яхин, Ә. Бакиров, С. Садыйкова, Р. Ениикеев, Р. Әхиярова вокаль музыкасын башкара. [6][1][2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче никахы – Гүзәл Исмәгыйль кызы [16] (1960), җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм артисты. [17][18][19]

Уллары ― музыкант-мультиинструменталистлар ― Франкфурт-на-Майне югары музыка мәктәбенең аспирантурасын һәм докторантурасын тәмамлаган Муса[20], җырчы, саксофончы (Алмания); Гайсә[21], гобойчы, баянчы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты. [22] [23] [24][25]

Икенче никахы – ?

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Салитова, 2008
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Маликов Рустам Галиевич. Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая. әлеге чыганактан 2021-06-16 архивланды. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Шакирзянов, 2018
  4. Марат Шакирзянов (24 декабря 1999). Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения…. «Крис». 29 октября 2022 тикшерелгән.
  5. Марат Шакирзянов (24 декабря 1999). Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения…. «Крис». 29 октября 2022 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Хасанов, 1998
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Бүген Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула!. Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая (20 июля 2019). әлеге чыганактан 2021-06-16 архивланды. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  8. Оксана Иванова (26 апреля 2020). «Листая прошлого страницы…». 60-е годы. «Вечерняя Уфа». 11 июня 2021 тикшерелгән.
  9. Оксана Иванова (18 мая 2020). «Листая прошлого страницы…». 80-е годы. «Вечерняя Уфа». 11 июня 2021 тикшерелгән.
  10. Преподаватели. Казанский государственный институт культуры. әлеге чыганактан 2021-06-16 архивланды. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  11. Фатих Гарифуллин (7 мая 2006). Фестиваль Рашида Вагапова в Нурлате. Газета «Республика Татарстан». 11 июня 2021 тикшерелгән.
  12. Анна Банасюкевич (1 августа 2016). Педагогическая поэма. Журнал «Театр». 11 июня 2021 тикшерелгән.
  13. Альфред Мухаметрахимов (18 января 2019). Фердинанд Салахов: «Это был такой красоты голос — человек мог сознание потерять, с ума сойти…». Бизнес Online. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  14. Альфред Мухаметрахимов (17 марта 2019). Гульназ Батталова: «Моя миссия – привнести новое, стильное, душевное в татарскую музыку». Бизнес Online. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  15. В Большом концертном зале им. С. Сайдашева состоится концерт «Музыка души». Газета «Республика Татарстан» (26 июня 2018). 11 июня 2021 тикшерелгән.
  16. Гузель Маликова ВКонтакте
  17. Маликова Гузель Исмагиловна. Ayaris. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  18. Семь казанских семей получили медали «За любовь и верность». Татар-информ (8 июля 2010). 11 июня 2021 тикшерелгән.
  19. Художественный совет по присвоению и подтверждению звания «народный самодеятельный коллектив» Министерства культуры Республики Татарстан продолжил свою работу. Министерство культуры Республики Татарстан (28 февраля 2014). әлеге чыганактан 2021-06-16 архивланды. 11 июня 2021 тикшерелгән.
  20. Муса Малик ВКонтакте
  21. Гайса Маликов ВКонтакте
  22. Ирина Рогова. Моя семья поёт на разных языках. Журнал “Наш дом - Татарстан”. Выпуск №2 (002) 2008 г.(рус.)
  23. Наталья Вяткина. Папа, мама, сыновья - музыкальная семья. Казанские ведомости, 30.04.2008(рус.)
  24. Люция Камалова. Семья Маликовых выступила в Казани. Татар-информ, 11.04.2010
  25. Гульназ Бадретдин. Муса Маликов вернулся из Германии, чтобы исполнить «татарскую эротическую песню». Бизнес-Онлайн, 15.05.2015(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]