Рөстәм Нәбиев
| Рөстәм Нәбиев | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Рөстәм Илгиз улы Нәбиев |
| Туган | 13 май 1992 (34 яшь) РФ, БР, Чакмагыш районы, Чакмагыш |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты |
| Һөнәре | спортчы, блогер |
| Җефет | Индира |
| Балалар | ике кызы, бер улы |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | Рустам Набиев |
Рөстәм Нәбиев, Рөстәм Илгиз улы Нәбиев (Рустам Ильгизович Набиев; 1992 елның 13 мае, РФ, БР, Чакмагыш районы, Чакмагыш) — блогер, активист, спортчы. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2026—2029), Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы (2019 елдан). Берничә тапкыр Россия һәм дөнья рекордчысы. Дөньяда кулларында Эверестка менгән беренче альпинист[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елның 13 маенда Чакмагышта туган[1]. Әтисе Илгиз, әнисе Раушания (1993 елның сентябрендә фаҗигале һәлак булган), абыйсы Илнур. Малайларны әтисенең туганы Рида тәрбиягә алган[2].
Балачактан спорт белән мавыга, җиңел һәм авыр атлетикага өстенлек бирә. 2015 елда Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган. Үз теләге белән Һава-десант гаскәрләренә (рус. ВДВ) киткән һәм Омск шәһәренең Светлый бистәсендә ВДВ кече белгечләрен әзерли торган 242нче уку үзәгенә җибәрелгән. 2015 елның 12 июлендә уку үзәгендә төнлә казарма бинасы җимерелеп төшкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 хәрби һәлак булган. Җиде сәгать чамасы җимерекләр астында булган Нәбиев 20дән артык хирургик операция кичергән[3]. Табибларга аның ике аягын да кисәргә туры килгән. Дәвалану һәм тернәкләнү 11 айдан артык барган[2].
Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Следж-хоккей
Госпитальдән чыкканнан соң спорт белән шөгыльләнә башлаган. Сочидагы Паралимпия уеннарының көмеш призеры Вадим Селюкин[d] киңәше белән өч елдан артык «Феникс» следж-хоккей[d] клубы (Мәскәү өлкәсе) өчен чыгыш ясаган, аның командасы берничә халыкара турнирда җиңүче булган[1].
Следж-хоккейдан киткәч, парашют белән сикерүгә күчкән[4].
- Пара-альпинизм
2019 елда мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр үрнәгендә пара-альпинизм белән шөгыльләнә башлаган (мөстәкыйль, бары тик кулларында гына менгән). Эльбрус[d] (Кавказ) тавының (5642 метр; хатыны Индира белән бергә) 2020 елда көнбатыш түбәсенә, бер елдан көнчыгыш түбәсенә менгән. 2021 елда Манаслу[d] тавына (8163 метр, Непал), алдагы елларда Казбек (5033 м), Арарат (5165 м), аннары Килиманджарога (5895 м, Танзания, Африка) менеп җитә алган. 2023 елда Аконкагуаны[d] (6961 м, Аргентина) яулаган[5].
2026 елның 20 маенда бары тик кулларында гына хәрәкәт итеп Эверестны (Джомолунгма, 8848 метр, Непал—Кытай) яулап алган[6]. Альпинизмдагы казанышлары өчен Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 — «Дуслык»[d] ордены (Россия) — актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен [7]
- 2017 — «Мәгарифкә керткән өлеше өчен» номинациясендә «Знание. Премия» бүләге[8]
- 2026 — Генерал Шайморатов медале — Гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен[9].
- 2026 — «VI Яңа татар җыры» конкурсы җиңүчесе (бүләккә 200 мең сумлык сертификат) — «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры өчен (авторы Зифа Нагаева)[10][11].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Хатыны Индира[12] (1994 елгы, бер авылда күрше йортларда яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар[13]). 3 бала (кызлары Соня, Амина, улы Таир) атасы.
2025 елда «социаль эш» юнәлеше буенча БДМУ магистратурасын тәмамлаган[14]
2025 елда бодибилдинг[d] буенча Башкортстан чемпионатында катнашкан[15].
Блогер (Instagram да аңа 2,3 миллион кеше язылган): тормыш авырлыкларын җиңү, спорт һәм мотивация темаларын яктырта.
Атнага 6 тапкыр тренажер залында шөгыльләнә.
Киләчәктә тернәкләндерү үзәге ачарга планлаштыра.
«Яңа кешеләр» (Новые люди) фиркасе әгъзасы[9].
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рөстәм Нәбиев Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева белән җыр башкарган. «Ачы үләннәрдән бал җыям» җырын шагыйрә Рөстәмнең гадәти булмаган язмышына багышлап язган [16][17].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Набиев Рустам Ильгизович. Общественная палата РФ(рус.)
- 1 2 Назифа Нурмухаметова. Биография Рустама Набиева: что с ним случилось, восхождение на Эверест на руках. UFA1.RU, 31.05.2026(рус.)
- ↑ Владимир Казанцев. Рустам Набиев стал участником чемпионата по бодибилдингу. KP.RU, 4.10.2025(рус.)
- ↑ Рустам Набиев: «Человек — главный проект в своей жизни, и нужно сделать все, чтобы он реализовался».(үле сылтама) takzdorovo.ru(рус.)
- ↑ Ксения Ермакова. Блогер-миллионник. Как живет пострадавший после обрушения казармы в Омске. АиФ Омск, 12.07.2023(рус.)
- ↑ Ляйсан Закирова. Уфимский блогер и альпинист Рустам Набиев покорил Эверест. Башинформ, 21.05.2026
- ↑ Путин наградил орденом Дружбы блогера из Уфы Рустама Набиева. Татар-информ, 26.02.2023
- ↑ Рустам Набиев номинант и победитель Премии «Знание» 2024. znanierussia.ru(рус.)
- 1 2 «Новые люди» в Башкортостане получили медалиста и зеленый свет от Хабирова. Правда ПФО, 6.07.2026
- ↑ Фирүзә Гыйниятова. Иске «Яңа татар җыры VI» яңалыклары — «билетсыз» журналистлар һәм «сыйфатлырак» җиңүчеләр. Интертат, 18.09.2026
- ↑ Резеда Галикәева. «Әче үләннәрдән бал җыям». «Кызыл таң», 18.09.2026
- ↑ Индира Набиева Вконтакте
- ↑ Евгения Виноградова. Жена покорившего Эверест без ног Рустама Набиева вспомнила, как тот бросил ее в реанимации. StarHit, 8.06.2026(рус.)
- ↑ Виктория Кудаева. «Загадал на Байкале рождение сына. Сбылось!». Выживший при обрушении казармы в Омске Рустам Набиев посвятил семье восхождение на пик Любви. KP.RU, 21.08.2025(рус.)
- ↑ Рустам Набиев выходит на сцену. Новости Башкирии, 4.10.2025(рус.)
- ↑ «Cәхнәгә тәүге чыгуым»: Рөстәм Нәбиев Зифа Нагаева белән үзенә багышланган җыр башкарган. Ватаным Татарстан, 10.07.2026
- ↑ «Мой первый опыт на сцене»: Рустам Набиев спел с Зифой Нагаевой посвященную ему татарскую песню. ТатарстанДа, 10.07.2026
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Назифа Нурмухаметова. Биография Рустама Набиева: что с ним случилось, восхождение на Эверест на руках. UFA1.RU, 31.05.2026(рус.)
- Ксения Ермакова. Блогер-миллионник. Как живет пострадавший после обрушения казармы в Омске. АиФ Омск, 12.07.2023(рус.)