Рөстәм Равилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Равилов latin yazuında])
Рөстәм Равилов
Туган 28 сентябрь 1963(1963-09-28) (60 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер школа №30[d] һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

 Рөстәм Равилов Викиҗыентыкта

Рөстәм Хәмит улы Равилов (1963 елның 28 сентябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — ветеринария фәннәре докторы, профессор[1]. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры (2015 елдан). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2018)[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Равилов 1963 елның 28 сентябрендә Казанда ветеринария табибы Габделхәмит Равилов гаиләсендә туа. 1980 елда Казан шәһәренең Яңа Савин районында 30 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1985 елда «ветеринария» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң, 1985—1987 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1987 елда Казан ветеринария институты аспирантурасына эпизоотология кафедрасына укырга керә. 1990—1999 елларда эпизоотология кафедрасында ассистент, өлкән укытучы булып эшли.

1996 елдан Бөтенроссия фәнни тикшеренү ветеринария институтының биохимия лабораториясе докторы.

2000 елда вак хайваннар патологиясе кафедрасы мөдире, ә 2005 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең эпизоотология кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 2002 елдан 2004 елга кадәр — Казан ветеринария академиясенең стандартлаштыру һәм сертификацияләү факультеты деканы. 2015 елдан — эпизоотология, паразитология һәм радиобиология кафедрасы профессоры.

2015 елның декабрендә Рөстәм Равилов ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә, ә 2016 елның маенда 97% тавыш җыеп, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры итеп сайлана[3][4].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (1995);
  • Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2004);
  • «Ветеринария өлкәсендәге казанышлары өчен» медале (2010);
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең ветеринария буенча К. Г. Боль исемендәге премия (2011).

Китаплар һәм басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Равилов 130 дан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 патент авторы[1].

  • О номенклатуре и классификации хламидий / Вафин Р.Р., Равилов Р.X., Гаффаров X.З., Равшов А.З., Исхаков Г.М., Бакиров И.X., Кашов В.Н. // Молекулярная генетика, микробиология и вирусология. 2007. № 4. С. 17–25.
  • Оценка эффективности РСК и ИФА при выявлении хламидийных антител в сыворотках крови крупного рогатого скота /Банзузи Б.А.С., Равилов Р.Х., Герасимов В.В. // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н.Э. Баумана. 2011. Т. 206. С. 19–21.
  • Разработка способа проведения ПЦР-ПДРФ на примере DGAT1-гена крупного рогатого скота / Тюлькин С.В., Вафин Р.Р., Муратова А.В., Хатыпов И.И., Загидуллин Л.Р., Рачкова Е.Н., Ахметов Т.М., Равилов Р.Х. // Фундаментальные исследования. 2015. № 2-17. С. 3773–3775.
  • Краткий словарь микробиологических, вирусологических, иммунологических и эпизоотологических терминов / Госманов Р.Г., Колычев Н.М., Новицкий А.А., Равилов Р.Х., Плешакова В.И., Конев А.В. // Санкт-Петербург, 2017.
  • Эпизоотическая ситуация по туберкулезу крупного рогатого скота в Республике Татарстан / Хисамутдинов А.Г., Мингалеев Д.Н., Равилов Р.Х., Валиев М.М., Угрюмова В.С., Угрюмов О.В., Равилов А.З. // В сборнике: Современные научные исследования: актуальные вопросы, достижения и инновации в АПК. Сборник Материалов Всероссийской научно-практической конференции, посвященной 145-летию Академии. 2018. С. 196–202.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Ректор – КГАВМ.
  2. Равилов Рустам Хаметович — Татцентр.ру.
  3. Новым ректором Казанской ветакадемии избран Рустам Равилов.
  4. Избран новый ректор Казанской ветакадемии. әлеге чыганактан 2020-10-09 архивланды.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]