Рөстәм Сүлти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Сүлти latin yazuında])
Рөстәм Сүлти
Туган телдә исем Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев
Туган 6 октябрь 1969(1969-10-06) (54 яшь)
Чуашстан Республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылы.
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
  • Гаделҗан. (әти)
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге премия (1993).

Рөстәм Сүлти (Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев) - шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Сүлти 1969 елның 6 октябрендә Чуашстан Республикасының Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында дөньяга килә. Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлый. 1986 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетына укырга керә һәм аны 1991 елда тәмамлый. Шуннан соң ул «Идел» журналында мөхәррир булып эшли башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнә: «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел», «Казан утлары» журналларында әсәрләре чыгарыла. 1992 елда аның «Тәрәзә» исемле поэмасы басыла, «Мин – шигырьдән» исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шул ук елны аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр. 1990 елларның урталарында Рөстәм Сүлти Төркиягә күчеп китә. Хәзерге вакытта Лондонда югары уку йортында инглиз теле, төрки халыклар фольклорын укыта[1].

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мин – шигырьдән: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 72 б. – 1000 д.

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баянов Ә. Чын бөртекләр // Ватаным Татарстан. – 1993. – 5 февр.
  • Вәлиев М. Яндырган да, яктырткан да яшен // Казан утлары. – 1993. – № 4. – 182–185 б.
  • Мостафин Р. Канатлар бирегез шигырьгә… // Шәһри Казан. – 1995. – 7 апр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлүзә Ибраһимова. Лондонда яшәүче шагыйрь Рөстәм Сүлти... «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 19. 10нчы бит