Рөстәм Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Сөләйманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рөстәм Сөләйманов
Сулейманов Рустэм Салихович.jpg
Туган 5 октябрь 1977(1977-10-05) (44 яшь)
Стәрлетамак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d] һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре дирижёр

Сөләйманов Рөстәм Салих улы (баш. Рөстәм Сәлих улы Сөләймәнов; 1977 елның 5 октябре, Стәрлетамак, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры (2011—2014). Шәехзадә Бабич исемендәге премия иясе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Сөләйманов 1977 елда Башкорт АССРның Стәрлетамак шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туа. Уфа шәһәренең сәләтле балалар өчен урта махсус музыка мәктәбе-лицеенда скрипкада уйнарга өйрәнә. Балачак елларыннан музыкаль конкурсларда катнашкан, анда куп тапкырлар лауреат булган, россиянең «Яңа исемнәр» (Мәскәү, 1991 ел) программасы стипендиаты, ике тапкыр шушы программаның республика булеге стипендиаты, Башкортостан Республикасы Президенты стипендиаты (1994 ел).

1995—2000 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты студенты (Башкортостан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор А. А. Шисманның скрипка классы). Камера ансамбльләренең Бөтенроссия конкурсы лауреаты (скрипка-фортепиано дуэты, 1999 ел). Н. Сабитова исемендәге Бөтенроссия башкаручылар конкурсы лауреаты (скрипка, 2000 ел).

1999—2004 елларда Башкортостан Республикасының Мәдәният министрлыгының максатлы юнәлеше буенча Н. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә(рус.) профессор, Россиянең халык артисты Р. Э. Мартынов классында опера-симфоник дирижёрлык кафедрасында белем алуын дәвам итә[1].

2001—2005 елларда Ю. Темирканов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург Дәүләт филармониясенең Россиянең Атказанган симфоник оркестры артисты.

Укыган вакытта профессор, ССРБның Халык артисты Ю. И. Симоновта (2002, 2004), шулай ук профессор, РСФСРның Халык артисты А. С. Кацта (2003) опера һәм симфония дирижёры буенча халыкара мастер-курсларында катнаша.

2004 елда Пётр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсын Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенең опера студиясендә дирижёрлык итә.

2004—2008 елларда Башкортостан Республикасы Милли Симфоник Оркестрының чакырылган дирижёры.

Иҗади юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара академик һәм симфоник хор музыкасы фестивальләрендә катнашучы, Россия симфоник оркестрлары һәм Россия Федерациясе, Алмания һәм Италия Камера коллективлары белән хезмәттәшлек итә. 2004 елда, Петербургта укуын тәмамлангач, Уфага Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрына дирижёр сыйфатында әйләнеп кайта.

Милли симфоник оркестр белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә башкорт авторларының әсәрләрен яздыра, алар арасында З. Исмәгыйлев, Л. Исмәгыйлева, А. Березовский, Р. Сабитов, А. Хәсәншин, С. Сәлмәнов һәм башкалар бар.

2009 елда Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрына (Уфа шәһәре) баш дирижёр постына чакырыла, анда театр репертуарының төп спектакльләр белән дирижёр итә: Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев», Джузеппе Вердиның «Аида», «Риголетто» һәм «Травиата», Пётр Чайковскийның «Иолант» һәм «Евгений Онегин», Вольфганг Моцартның «Дон Жуан» һәм «Тылсымлы флейта», Николай Римский-Корсаковның «Кар кызы», Жорж Бизенең «Кармен», Джакомо Пуччининың «Чио-чио-сан», Александр Бородинның «Игорь Кенәзе» һ. б.

2009—2010 еллар сезонында гала-концертлар, Нуреев балет фестивале (ел саен үткәрелә), Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивале әзерли һәм башкара, анда опера труппасы, балет труппасы, хор аеруча зур тәкъдим ителә. Театрның баш хормейстеры Э. Гайфуллина, И. Газиев, Я. Абдульманов юбилейлары, шулай ук «Раштуа концертлары» автор проекты, шулай ук солистлар, хор һәм оркестр катнашында 2012 елның апрелендә «Мәскәүдә Башкортстан Республикасы Мәдәнияте көннәре» (үзе гала-концертның музыкаль җитәкчесе булган) кебек тантаналы хөкүмәт чараларын да уңышлы үткәрә.

Н. Петров, Е. Мурина, С. Дукачев, М. Гобәйдуллин (пианистлар), М. Гантварг, Л. Клычков (скрипкачылар), А. Князев, Д. Еремин, М. Дробинский (виолончелистлар), Е. Образцова, А. Шаһиморатова, Э. Гвазава, Э. Фатыйхова, И. Абдразаков (вокалистлар) һәм башкалар кебек солистларга кушылып уйный.

2011 елның декабрендә Башкортстан Республикасы Милли Симфоник Оркестрын җитәкләргә чакыру ала. 2012 елның гыйнварыннан әлеге оркестрның Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры[2].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2013);
  • Шәехзадә Бабич исемендәге премия (2013) — Башкортстан Республикасы композиторларының академик симфоник музыкасын пропагандалаган өчен.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чем может удивить Национальный симфонический оркестр?. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды.
  2. Сулейманов Рустэм Салихович. әлеге чыганактан 2014-10-30 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]