Рөстәм Тимергалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Тимергалиев latin yazuında])
Рөстәм Тимергалиев
беренче вице-премьер
Туган 15 август 1976(1976-08-15) (47 яшь)
Улан-Удэ, РСФСР, СССР
Белем Киев милли икътисад университеты[d] һәм Украина Президенты каршындагы Милли дәүләт идарәсе академиясе[d]

Рөстәм Илмир улы Тимергалиев (рус. Руста́м Ильми́рович Темиргали́ев; 15 август 1976(19760815), Улан-Удэ, Бурят АССР ССРБ) — татар милләтле Украина һәм Россия сәясәтчесе. Кырым министрлар Шурасы рәисенең киңәшчесе (2014 елның 11 июненнән).

2014 елның 27 февраленнән алып 11 июньгә кадәр Кырым АҖ (15 мартыннан Кырым Җөмһүрияте) министрлар Шурасы рәисенең беренче урынбасары.

Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары Шурасының VI чакырылышы депутаты. Кырым АҖ атказанган икътисадчысы, дәүләт идарәсе өлкәсендә Украина фәннәр докторы.

11.06.2014. Кырым республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев эшеннән китте. Дәүләт шурасы утырышында Тимергалиев барлык хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм күчеш вакытында хөкүмәтнең ирешкән уңышлары турында сөйләде.[1]

Рөстәм Тимергалиев Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазифасыннан 11 июньдә гариза язып киткән иде. Моннан соң ул Кырым башлыгы вазифасын башкарган Сергей Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнде. Ләкин озакламый, 30 июльдә, Аксенов Рөстәм Тимергалиевны бу вазифадан да азат иткән иде.[2]

Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды[2]

Җинаять җәбер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Тимергалиев Кырымда алтын урлауда шикләнелә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Тимергалиев Украинаның Кырымдагы Ощадбанкыннан акча һәм алтын урлауда шикләнелүчеләр арасында. Бу җинаять эшен Кырымдагы Россия ФСБсы тикшерә. 2015 елның февралендә Кырым республикасы ФСБ вәкиле Виктор Палагин The Morning News-ка "Тимергалиев һәм министрлар советы рәисе киңәшчесе Васильченконың Ощадбанк акчаларын һәм 300 килограмнан артык алтын урлау эше тикшерелә", дип белдергән.[3][4]

Банктан 250 миллион сумлап акча урланган, аның бер өлеше кире кайтарылган, дип яза Интерфакс.[4]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]