Рөстәм Фәткуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Фәткуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рөстәм Фәткуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин

Туу датасы:

1 февраль 1958(1958-02-01) (61 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

режиссер, педагог

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1980 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
Рустем Фаткуллин

Рөстәм Фәткуллин, Рөстәм Мулланур улы Фәткуллин (1958 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — режиссер, Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы доценты, Казан театр укуханәсенең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм кылычбазлык укытучысы. «Болакта» Яшьләр театрын оештыручыларның берсе һәм баш режиссеры. РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. ТР һәм РФ сәнгать әһелләре берлекләре әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 1 февралендә Казанда туган. Әтисе Мулланур Вафа улы Фәткуллин Халхин-Гол(рус.) һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бертуганы Эдуард. Рөстәм Мулланур улының театр белән беренче танышуы 9нчы сыйныфта була. Халык театры спектакльләрендә катнаша һәм А. П. Чехов, М. А. Светлов(рус.), А. В. Вампилов(рус.) һ. б. драматургиясе белән таныша. «Үзешчән театр коллективы режиссеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1979), Мәскәүдә Щукин укуханәсе (2003 елдан Борис Щукин исемендәге Театр институты) каршында аспирантураны, ГИТИСта югары режиссерлык курсларын тәмамлаган.

Казан театр укуханәсенең актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм кылычбазлык (фехтование) укытучысы булып эшли.

2009 елдан Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасында укыта, опера студиясе режиссеры [1].

2010 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган үз студентлары белән дәүләт карамагында булмаган «Болакта» Яшьләр театрын оештыра [2] [3]. Әлеге театрда, беренче итеп, Евгений Гришковецның «Кыш» (рус. Зима) әсәрен сәхнәләштерә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

25 драма, 11 опера спектакле куйган. Музыкаль һәм драматик жанрдагы күренекле эшләре: Е. Гришковецның «Кыш» (рус. Зима) әсәре мотивлары буенча сәхнә фантазиясе, Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, Б. Шоуның «Пигмалион»ы, Казан кремлендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы, М. Зощенко хикәяләре буенча «Гаҗәеп очрак», С. Сәйдәшев — М. Юдин «Хафизаләм, иркәм» (Г. Камал әсәре буенча), Э. Хемингуэйның «Җенле», Кен Людвиг «Примадонналар», Уильям Шекспир «Шахмат уены», Август Стриндберг «Фрекен Жюли», Вольфганг Амадей Моцарт «Дон Жуан» һәм башкалар.

Шәкертләре арасында (опера студиясе буенча): Дамир Закиров, Татьяна Закирова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Диләрә Хәйретдинова, Эльза Исламова һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
  • ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2019 — «Ватан алдындагы казанышлар өчен ордены» медале (РФ) — «мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Наилә, «Болакта» Яшьләр театры актрисасы, режиссеры, КТУ сәхнә хәрәкәте укытучысы[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]