Рөстәм Шаһиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Шаһиев latin yazuında])
Рөстәм Шаһиев
Туган телдә исем Рөстәм Раил улы Шаһиев
Туган 23 январь 1963 (51 яшь)
Ульяновск , РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортчы, марафончы
Җефет Наталья

Рөстәм Раил улы Шаһиев - озын арага йөгерүче спортчы, җиңел атлетика буенча халыкара күләмдә спорт остасы, Универсиада призёры.

Ульяновск шәһәрендә туган. И.Н. Ульянов исем. Ульяновск педагогия университетының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Күп санлы халыкара марафоннарда, дөнья кубогы ярышларында, Европа чемпионатында катнаша.Спортта уңышка ирешү өчен ай саен 500-1000 км йөгерә. 1987 елдан 1994 елга кадәр марафон йөгерүе буенча илнең (ССРБ) җыелма такымы әгъзасы була.Хатыны Наталья – шулай ук халыкара күләмдә спорт остасы.

Спортта ирешкән уңышлары:

1986 - ССРБ һәм РСФСР халыклары Спартакиадасы – алтын медаль

1988 - 10 мильгә йөгерү буенча Европа кубогы - бронза медаль

1989 – XV Бөтендөнья Универсиадасы (Дуйсбург) - көмеш медаль

1989Бертуган Знаменскийлар Мемориалы – 10 км га йөгерүдә бронза медаль

1990РСФСР халыклары Спартакиадасы - 10 км га йөгерүдә алтын медаль

1991 - Себер халыкара марафоны (Омск) – алтын медаль – 2:16.54

1994 - Себер халыкара марафоны (Омск) – алтын медаль - 2:17.05