Рөстәм Шәрипов (1976)
Рөстәм Шәрипов | |
---|---|
Туган | 1 ноябрь 1976 (48 яшь) Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | музыкачы |
Шәрипов Рөстәм Фазылҗан улы (1 ноябрь 1976 ел — 18 июнь 2013 ел) — курайчы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рөстәм Фазылҗан улы Шәрипов 1976 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Зилаер районы Юлдыбай авылында туган.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә югары белем ала. Инструменталь башкару (курай) бүлегендә Ришат Рәхимов классында курайчы-солист һөнәрен үзләштерә.
Иҗат юлын 2001 елда студент чагында ук Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Аккомпаниатор-концертмейстер вазифасын башкара. 2003 елда укуын тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясендә эшләвен дәвам итә.
2003-2005 елларда Башкортстан Республикасы Халык инструментлары милли оркестры артисты була.
2005 елдан «Далан» эстрада төркемендә солист-инструменталист (курайчы) булып чыгыш ясый.
Рөстәмнең репертуары киң кырлы. Аның башкаруында халык, классик һәм эстрада жанрындагы җырлар, дөнья халыклары мелодияләре яңгырый.
Иҗади эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул сәнгать осталары белән беррәттән Төркиядә үткән Башкортстан көннәрендә, Кубада, Эстониядә, Казакъстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ырынбурда һәм башка шәһәрләр һәм илләрдә тамашачыларга башкорт моңын җиткерә.
Рөстәм Шәрипов республика конкурслары лауреаты исеменә дә күп тапкыр лаек була.
Репертуары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Курайчылар берләшмәсендә 2019 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
Аның репертуары бай эчтәлекле һәм киң кырлы.
Казанышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Халыкара милли мәдәният фестивале чикләрендә Курай бәйрәмендә катнашып Гран-при яулый (Октябрьски каласы, 2004).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рөстәм Шәрипов исемендәге Ачык республика конкурсы (Уфа, 2016, 2017);
- Туган авылы Юлдыбай ул укыган мәктәптә Курайчылар берләшмәсе тарафыннан Рөстәм Шәрипов истәлегенә мемориаль такта куелган (14.06.2018)