Рөстәм Әхмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Әхмәдиев latin yazuında])
Рөстәм Әхмәдиев
Туган 13 гыйнвар 1961(1961-01-13) (63 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: докторлык дәрәҗәсе[d]
Гыйльми исем: профессор

Рөстәм Әхмәдиев (рус. Ахмадеев Рустэм Раисович; 13 гыйнвар 1961 ел) — галим-физиолог. Медицина фәннәре докторы (2006), профессор (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Рәис улы Әхмәдиев 1961 елның 13 гыйнварында Уфада табиб гаиләсендә туган.

1984 елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган.

19841987 елларда — Башкорт дәүләт медицина институтының нормаль физиология кафедрасында аспирантурада укый.

1989-1991 елларда — ВЦПХГ «Аллоплант» нейрофизиология лабораториясен оештыруда катнаша һәм шунда эшли.

19922012 елларда (өзеклек белән) Башкорт дәүләт педагогия институты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты хезмәткәре, шул исәптән 2009 елдан Сәламәтлек мониторингы һәм коррекциясе үзәге директоры

1995 елда «медицина фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. (Мәскәү, РУДН).

1997 елда доцент исеме ала.

2000 елда Башкортстан физик культура институтының морфология һәм физиология кафедрасын оештыра,шунда 2000-2005 елларда җитәкчелек итә.

2006 елда «медицина фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2008 елда профессор гыйльми исемен ала.

2016 елдан Җөмһүрият клиник психотерапия үзәге хезмәткәре.

Гыйльми-педагогик һәм клиник эшенең гомуми стажы 30 елдан артык[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Рәис улы җитәкчелегендә һәм консультация үткәргәндә ике докторлык һәм сигез кандидатлык диссертациясе якланган.

110 фәнни хезмәт һәм ике уйлап табу, 250-дән артык мәкәлә, шул исәптән 2 автор таныклыгы, җиде монография һәм биш уку әсбабы авторы.

Фәнни эзләнүләр өлкәсе — компьютер синдромы һәм аутоагрессив тәртип психологиясе, экстремаль тәэсир иткәндә күрү функциясе патофизиологиясе. Аның катнашлыгында психофизиологик процессларны анализлау өчен «Landolt» һәм «Digit» компьютер программалары эшләнгән.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Психофизиологические аспекты оценки и восстановления зрительных функций у пользователей компьютерами. Уфа, (автор.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахмадеев Рустэм Раисович

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әхмәдиев Рөстәм Рәис улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 8 гыйнвар 2022)