Р239 автоюлында Чулман аша күпер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Р239 автоюлында Чулман аша күпер latin yazuında])
Р239 автоюлында Чулман аша күпере
Кисеп үтә Чулман елгасы, Арховка, Көрнәле елгалары
Урнашу Татарстан һәм Саескан Тавы
Корылыш тибы төрәк
Озынлык 1608 метр
Ачылган 18 октябрь 2002

Р239 автоюлында Чулман аша күпере (Саескан тавы күпере, рус. Мост через Каму на автодороге Р239) — Саескан тавы янында урнашкан Чулман елгасы аша күпер кичүе.[1].

Бу корылма Татарстан һәм Россия өчен бик мөһим, чөнки ул Р239 «Ырынбур тракты» һәм ''Төньяк Европа — Көнбатыш Кытай" тиз йөрешле автомагистраленең өлеше булып тора.

Күпер кичүенең озынлыгы 13 967 тәшкил итә, шул исәптә Чулман аша күпер — 1 608 метр, Архаровка һәм Көрнәле аша күперләре — тиешенчә, 549,9 м һәм 69,8 м.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпер төзелеше 1992 елдан башланган. 2002 елның 22 октәбрендә күпернең беренче чираты ачылган. Икенче чираты әле дә төзелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]