Р241 (автоюл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Р241 (автоюл) latin yazuında])
Р-241 «Казан — Буа — Ульяновск» автоюлыннан Зөя күренеше

Р 241 автоюлы - Казан белән Семберне иң кыска җир маршруты буенча тоташтыручы федераль автомобиль юлы. Ул Татарстанның көнбатыш өлеше һәм Ульяновск өлкәсенең төньягы буенча уза. Бу Татарстан территориясеннән уза торган төп автомобиль юлларның берсе булып тора.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан һәм Сембер шәһәрләре оешканнан бирле Идел елгасы аша су белән элемтәдә торганнар, ләкин бу шәһәрләрнең сәүдә маршрутларында урнашуы җир элемтәсенең формалашуын алдан ук билгеләгән, шәһәрләр арасында коры җир элемтәсе ким дигәндә 1779 елдан билгеле[2]. Татарстанда, безнең замандагы төп үзгәрешләр Югары Ослан районының Сәет авылы янында була. Әлеге җирлектә юл авылны урап уздырыла һәм турайтыла, шулай ук Идел аша Займище күпере төзелгәндә М7 "Идел" магистрале белән тоташтырыла һәм Олан авылыннан Апас поселогына кадәр яңа юл участогы төзелеп кулланышка тапшырыла.

2010 елда, юлга 1P 241 урынына яңа P241 индексы билгеләнә, алай да иске исемен 2017 елның 31 декабренә кадәр кулланылырга мөмкин була.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда юл өслеге капиталь эшләнгән, машина юлының киңлеге 7 метр. Вакыт-вакыт юлның төрле бүлекләренә стационар электр яктырткычлары урнаштыру өстендә эш алып барыла.

Автомобиль юлы, нигездә, һәр юнәлештә бер полосалы, югарыга күтәрелә торган, таулы участокларда һәм кайбер киселешләрдә ике полосага кадәр киңәйтелгән. Юл катламының сыйфаты яхшы, кайбер тигезсезлекләр булуга карамастан, районда тизлекне 100 км/сәгатькә ышанычлы тотарга мөмкинлек бирә.

Трассада трафик түбән, хәрәкәт интенсивлыгы эре шәһәрләргә якынаю белән арта. Инфраструктура уртача үсеш алган. Нигездә кафе, кунакханәләр һәм автостанцияләр эре шәһәрләрдә урнашкан.

Әлеге юл үткәндә трассаның шактый борылуын, куркыныч борылышлар турында кисәтүче күп кенә билгеләр куелуын исәпкә алырга кирәк. Юл билгеләре нигезендә тизлекне алдан ук киметергә киңәш ителә.

Татарстан Республикасы территориясе буенча трассаның торышы идеаль хәлаткә якын.[3]

Маршрут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Чебоксарга  0/193 км —  Идел автоюлы М7  Казанга 
8/185 км — Югары Осланга 
14/179 км — Кама Тамагына 
 Татар Борнашына, М7 — 19/174 км
Чангара елгасы
 Олы Кайбычка — 32/161 км
Үләмә
 Олы Кайбычка  77/116 км —  Тәтешкә 
100/93 км —  Тәтешкә 
Зөя елгасы
 А151  107/86 км — Буа
 А151 — 111/82 км
 ЗөяУльяновск 
117/76 км — Иске Суыксу
Чилчә
123/70 км — Кече Боерган
125/68 км — Татар Пиморзасы
Татарстан
Ульяновск өлкәсе
 ЗөяУльяновск 
 Олы Нагаткинога, А151  150/43 км — Чынлы
159/34 км — Семёновка
Бирюч
Коры Бирюч
 А151, Р178, М5 — 171/22 км
Зөя елгасы
180/13 км —  Ишеевкага 
Ульяновск — 193/0 км  Димитровград, Самарага 

Бәяләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Autostrada.info сайтындагы рецензияләр буенча, юл 5тән 4кә бәяләнгән[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь/ Под. ред. М. Х. Хасанова. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 703 с.
  2. Из Казани в Ульяновск и обратно. По картам во времени.
  3. Автодорога P-241.
  4. ОТЗЫВЫ ПО ТРАССЕ «КАЗАНЬ — УЛЬЯНОВСК».