ССРБда секс юк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ССРБда секс юк latin yazuında])

«ССРБда секс юк» — 1986 елның 28 июнендә яздырылып һәм 17 июлендә эфирга чыккан Ленинград-Бостон телекүпере («Кыз-хатыннар кыз-хатыннар белән сөйләшә») вакытында бер совет катнашучысы тарафыннан әйтелгән фраза.

1986 елда Владимир Познер һәм Фил Донахью, Владимир Мукусев режиссерлыгында, беренче американ-совет телекүпере оештыралар. Тапшыру барышында америкалы катнашучы сорау биргән[1]:


« …Безнең телерекламада барысы да секс тирәсендә бөтерелә. Сездә дә андый телереклама бармы? »

Совет катнашучысы, Людмила Иванова җавабы:

« Ну, бездә секс… (оялып көлү) бездә секс юк, һәм без моңа катгый каршы! »

Шуннан соң аудитория көлә, һәм бер совет катнашучысы төгәлли:

« Бездә секс бар, бездә реклама юк! »

Тормышта исә фразаның бозылып бер өлеше генә тарала: «ССРБда секс юк».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]