Сабай (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабай (Татарстан) latin yazuında])
Сабай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Саба районы
Координатлар 55°59'тн, 50°18'кнч
Нигезләнгән 16 йөздә нигез салына
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422057
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Сабай

СабайТатарстан Республикасының Саба районындагы авыл. Район үзәгеннән 10 км көнбатыштарак, Мишә елгасының уң кушылдыгы Кече Мишә елгасыннан 1 км читтә урнашкан. Халкының төп шөгыле - терлекчелек. Башлангыч мәктәп. Клуб. 1989 елда 176 кеше (татарлар), 2000 елда 125 кеше яши.

Почта индексы — 422057.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

16 йөздә нигез салына. Авыл тарихына бәйле бер өзек: "Сабай авылы зиратына шушы төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе, мулла Гыйльман Яхин җирләнгән. Кабере өстенә куелган таш сынып-ватылып берничә кисәккә аерылган, шул сәбәпле, төгәл вафат елын укып булмый, бары тик 1850 нче елларда икәнлеген чамаларга мөмкин. Гыйльман Яхин — күренекле татар мәгьрифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы. Аның туган-үлгән елларын (1801 — 1853) архив документлары буенча ачыкладык. Гыйльман хәзрәтнең улы Габделгалләмгә куелган таш та шушы ук зиратта. Ул 1910 елда 78 яшендә дөнья куйган. Шул тирәдә үк Габделгалләмнең хатыны Гөлбәширә Габделмән кызы (1834—1890) һәм аларның уллары Габдулла (1862-1918) да җирләнгән, каберләре өстендә ташлар бар".

Авыл җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. - Казан: ТР ФА Татар энциклопедия институты, 2002. - 830 б. (Мәгълүматлар 532 нчы биттә китерелгән).
  • ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
  • Саба төбәгенең эпиграфик истәлекләре