Саба районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Саба районы
рус. Сабинский район
Герб
Coat of Arms of Saby rayon (Tatarstan).png
Байрак
Flag of Saby rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Байлар Сабасы

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Район башлыгы

Рәис Нургали улы Миңнеханов[1]

Башкарма комитет җитәкчесе

Гасимов Равил Мөбәрәк улы[2]

Халык саны (2010)

31 039 кеше
(0,8 %)

Мәйдан

1097.7 км²
(1.6 %)

Саба районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://saby.tatar.ru/

Саба́ районы́ (рус. Сабинский район) — Татарстан Республикасының төньягында урнашкан муниципаль район. Район үзәге — Байлар Сабасы.

Районда «Саба таңнары» газетасы чыга.

Район башлыгы — Татарстанның икенче президенты Рөстәм Миңнехановның энесе Рәис Миңнеханов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар Сабасыннан ун гына чакрым ераклыкта – Эзмә авылы зиратында 1332 елгы кабер ташы бүгенге көнгә кадәр саклана.

1920 елга кадәр район җирләре Казан губернасының Мамадыш һәм Лаеш өязләре, 1920—1930 елларда — ТАССРның Мамадыш кантоны составына кергәннәр иде. Саба районы 1930 елның 10 августында төзелә.

1991 елда районнан Теләче районы бүленеп чыга.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
57 362 55 061 49 122 42 585 31 317 31 038

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[9] 1979[9] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
татарлар 90,0% 91,8% 92,8% 95,5% 95,4%
руслар 9,3% 7,4% 6,2% 3,1% 3,2%

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дан орденының тулы кавалерлары: Корбангали Тимергалиев, Абдулла Мотыйгуллин.

Социалистик Хезмәт Геройлары: Галим Шәймәрданов, Рәхмәтулла Фәтхуллин, Мөдәррис Исламгалиев.

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы
  2. Арташ авыл җирлеге
  3. Олы Кибәче авыл җирлеге
  4. Олы Нырты авыл җирлеге
  5. Олы Шыңар авыл җирлеге
  6. Югары Симет авыл җирлеге
  7. Яулаштау авыл җирлеге
  8. Эзмә авыл җирлеге
  9. Иштуган авыл җирлеге
  10. Килдебәк авыл җирлеге
  11. Курсабаш авыл җирлеге
  12. Мишә авыл җирлеге
  13. Мичән авыл җирлеге
  14. Түбән Шытсу авыл җирлеге
  15. Сатыш авыл җирлеге
  16. Иске Икшермә авыл җирлеге
  17. Тимершык авыл җирлеге
  18. Шәмәрдән авыл җирлеге
  19. Шекше авыл җирлеге
  20. Юлбат авыл җирлеге

Мәдәни мирас объектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәчет, XIX гасыр уртасы (Байлар Сабасы) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
  • Мәдрәсә, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы (Сатыш) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
  • Мәчет, 1922 ел (Яулаштау) — шәһәртөзүчелек һәм мигъмарият һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]