Сабир Әхтәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабир Әхтәмов latin yazuında])
Сабир Әхтәмов
Туган телдә исем Сабир Әхтәмев
Туган 15 июнь 1926(1926-06-15)
Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 20 июль 2014(2014-07-20) (88 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Космонавтлар урамы[d][1]
Һөнәре офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә полковник

 Сабир Әхтәмов Викиҗыентыкта

Әхтә́мов Сабир Әхтәм улы (15.6.1926, хәзерге Кукмара районы Югары Өскебаш авылы), Бөек Ватан сугышында танкка каршы мылтык атучысы, Советлар Союзы Герое (24.3.1945), полковник (1972). Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшлек  еллары

Әхтә́мов Сабир Әхтәм улы  1924 елның 15 июнендә тимерче гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлый: 6 ел күрше Каракүл авылында, ә соңгы елны – туган авылында укый. "Уңышлы ел" колхозында тимерче булып эшли.

1943 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларына эләгә. Уку курсын узгач, бронебойчы була.

Бөек Ватан сугышы фронтында

1944 елның июненнән  башлап Бөек Ватан сугышында катнаша. Белоруссия, Балтыйк буе, Германия территориясендә барган сугышларда була. Танкка каршы мылтык атучы (ПТР), 4 нче гвардия мотоукчылар гвардиясе бригадасы рядовое(2 нче гвардия танк корпусы, 11 нче гвардия армиясе, 3 нче Белорус фронты) була. Белоруссиядә Староселье торак пункты астында дошманның танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмасын бәрдерә.

3-нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә: бер танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасын (САУ), ике бронетранспортерны (БТР) һәм снарядлы ике йөк машинасын бәрдерә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгән өчен һәм гвардиянең батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Әхтәмовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә (№ 6189).

Адловинен (Көнчыгыш Пруссия) торак пунктыннан ерак түгел барган  сугышта Сабир Әхтәмов бер йортның чормасыннан ике авыр «Пантера»танкын юк итә. Бу батырлыгы өчен аңа Кызыл Байрак ордены бирелә. Шул сугышларда Сабир Әхтәмов яралана.

Сугыштан соңгы еллар

1995 елның 9 маенда һәм 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парадларында катнаша.

Сугыштан соң армиядә хезмәт итә. 1950 елда лейтенантларны әзерләү курсларын тәмамлый. 1951 елдан СССР ЭЭМ эчке гаскәрләрендә хезмәт итә. 1952 елның мартыннан алып 1972 елның июненә кадәр Әрзамастагы 3409 нчы хәрби часть командиры була (хәзер Саров шәһәре), ул аеруча мөһим дәүләт объектларының куркынычсызлыгын һәм сакланышын тәэмин итү хезмәтен оештыру белән шөгыльләнә. 1953 елда Горький өлкә Советы депутаты итеп сайлана.

1953 елда кичке мәктәпкә укырга керә, 1956 елда аны тәмамлый. 1956-1959 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы Ф.Э. Дзержинский исемендәге Мәскәү хәрби институтында укый. Укуын тәмамлап, Арзамас-16 га әйләнеп кайта. 1963 елдан 1972 елга кадәр халык депутатларының шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. 1972 елдан полковник С.А. Әхтәмов запаста.

Запаска чыккач, 1972 елдан башлап Черниговта (Украина ССР) яши. «Химволокно» җитештерү берләшмәсендә Гражданнар Оборонасының махсус корылмалары буенча инженер булып эшли. 1984 елда Горький шәһәренә (хәзер Түбән Новгород) күчеп килә. «РИАП» Горький заводында инженер вазыйфасында эшли. 1986 елдан пенсиядә.

1991 елның августыннан башлап Татарстан башкаласы Казанда яши. С.Әхтәмов актив җәмәгать эшлеклесе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы ветераннар оешмалары эшендә катнаша. Казан шәһәре Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, Казанның Совет районы ветераннар комитеты, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы булып тора.

Гомернең соңгы еллары

Сабир Әхтәмов гөмеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.Ул  2014 елның 20 июлендә 88 яшендә вафат була. Туган җирендэ, Кукмарада, җирләнгән, шунда ук Җиңү Паркында Советлар Союзы Героена мемориаль такта, ә Түбән Искетбаш авылында Сабир Әхтәм улына бюст куелган.

Бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдыз, Беренче патриотик сугыш орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Һәм Казанның мактаулы гражданины дәрәҗәсенә лаек була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сабир Әхтәмов хөрмәтенә Казан шәһәренең 121 нче лицее аталган.
  • Казан шәһәренең "Җиденче күк" микрорайонындагы урам (Глушко урамының дәвамы) Сабир Әхтәмов исемен йөртә)
  • Сабир Әхтәмов хөрмәтенә Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе аталган

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]