Сабир Өметбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабир Өметбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сабир Өметбаев
С.Өметбаев 1.JPG
Туган телдә исем Сабир Гаделҗан улы Өметбаев
Туган 15 октябрь 1908(1908-10-15)
Олы Кариле, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Русия
Үлгән 18 май 1982(1982-05-18) (73 яшь)
Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре театр режиссёры
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» ордены (1957)
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960)
С. Өметбаев. 1945 ел
С. Өметбаевка куелган бюст. Минзәлә

Сабир Өметбаев, Сабир Гаделҗан улы Өметбаев (1908-1982) – Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, баш режиссёры, Тукай бүләге иясе (1960).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның 15 (27) октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Кариле авылында туа. 1982 елның 18 маенда Әлмәттә вафат.

Казанның театр техникумын (1929), Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтын (ГИТИС) (1935) тәмамлый. ГИТИСта укыган вакытта Мәскәү татар театрында рольләр башкара. 1929 - 1935 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.
Казан кооперация клубы каршында театр студиясе оештыра. Әлеге студияне тәмамлаган бер төркем яшьләр Чистай (1936 елдан Минзәлә) драма театры коллективының төп өлешен тәшкил итә[1].

1935 - 1966 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрының оештыручысы, баш режиссёры.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов сугышта һәлак булалар. Башка артистлар белән берлектә, Сабир Өметбаев фронтка алына. Владивостокка җибәрелә һәм билгеләнү буенча Тын океан флотының хәрби корабына эләгә. I Украина фронтының сугыш юллары буйлап аңа Мәскәүдән Алманиягә кадәр барып җитәргә туры килә.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев - татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес.

Танылган артист Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. Казанда артист, драматург һәм режиссёр Кәрим Тинчурин кул астында Татар дәүләт академия театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1935 елда ГИТИСның режиссёр дипломын алгач, Татарстан АССР Наркомпрос юлламасы буенча авыл кешеләре, колхоз һәм совхоз эшчеләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген җанландыру өчен Чистай шәһәренә җибәрелә. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр “Зәңгәр шәл” спектаклен сәхнәгә куеп,эшчәнлеген башлый.[3] Минзәлә шәһәренең татар театры шул труппадан оешып китә. Баштарак Минзәлә колхоз-совхоз театры дип атала. 1934 - 1941 елларда театр белән 40 спектакль әзерли: “Биктимер” (Сәләх Хөсни)[4], “ Чаткылар” (Таҗи Гыйззәт), “Гөлзадә” (Риза Ишморат), “Туй” (Әнәс Камал), “Намус” (Г.Мдивани) һ. б. урыс һәм чит ил классикасын сәхнәләштерә: Ф. Шиллер “Мәкер һәм мәхәббәт”, Н. Гоголь “Өйләнү”, А. Островский “Гаепсездән гаеплеләр”, Биль – Белоцерковский “Ай – сулдан”.һ.б.

театр”ны (Галиәсгар Камал) күрсәтә. Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә.[5]

1946 елда сугыштан кайткач, Сабир Өметбаев татар, урыс һәм чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя: “Язылмаган законнар” (Юныс Әминов), “Тамырлар” (Юныс Әминов), “Васса Железнова (Максим Горький). Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура-агарту училищесыннан яшь артистларны җәлеп итә. 1960-1970 елларда Ленинградта , Үзбәкстанда, Таҗикстанда, Төркмәнстанда зур гастрольләр оештыра: 70 тән артык спектакль, концерт куела, очрашулар уза.

Гомеренең соңгы еллары Әлмәттә үтә.[6]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • С.Өметбаев 1982 елда вафат була һәм Әлмәттә җирләнә.
  • 1995 елдан Татарстанда С.Өметбаев исемендәге премия тапшырыла.
  • 1996 елда Минзәлә театрына Сабир Өметбаев исеме бирелә.
  • 2005 елда аның каберенә Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге татар театры яңа һәйкәл куя.
  • 2006 елда театрда Сабир Өметбаевка бюст ачыла, ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган.[7]
  • 2012 елның 20 декабрендә Минзәләдә, театр каршында Сабир Өметбаевка бюст – һәйкәл куелды.[8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны - Хәдичә (Сәлимова), Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.
  • II хатыны - Эля, Минзәлә, Әлмәт театрлары актрисасы[6].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Д.А. Гимранова «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  3. Әхтәм Зарипов. Минзәләм мизгелләре. Безнең мирас, 2014, № 6.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илмир Хәбибуллин. «Касса»га» эшләмәсәң яшәп буламы яки кече театрлар ни хәлдә? «Сәхнә», № 6, 2010 ел[10].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]