Сабрия Эрәҗәпова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабрия Эрәҗәпова latin yazuında])
Сабрия Эрәҗәпова
Туган 12 июль 1912(1912-07-12)
Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 сентябрь 1977(1977-09-18) (65 яшь)
Үзбәкстан ССР, СССР
Күмү урыны Ташкәнт
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре җырчы

Сабрия Эрәҗәпова (Сабрия Эреджепова, кырымтат. Sabriye Erecepova, Сабрие Эреджепова; 1912 елның 12 июле, Бакчасарай, Таврия губернасы — 1977, Үзбәкстан ССР) — совет кырымтатар җырчысы. Кырым АССРның атказанган артисты (1940), Үзбәкстан ССРның атказанган артисты (1966).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабрия Эрәҗәпова 1912 елның 12 июлендә Бакчасарайда укытучы Кәрим Җәмилев (Керим-афыз Нәҗҗи) гаиләсендә туа. Әнисе — Сәидә (? - 1924), шагыйрь Җәмил Керменчикли апасы. Туганнары — Абдурахман һәм Абдулла. Ул Симферополь шәһәренең 13нче санлы үрнәк кырым татар мәктәбен тәмамлый. Варвара Ханбәковада җырларга өйрәнә. 1928 елда актриса Сара Байкинаның юбилеена багышланган хорда беренче тапкыр чыгыш ясый. Мәктәпне тәмамлагач, Тав-Бодрак авылында җидееллык мәктәптә укыта. 1932 елдан яшь җырчы Кырым радиосында халык җырлары репертуары белән чыгыш ясый.

1935 елда «Запорожец за Дунаем» (реж. И. Кавалеридзе) фильмын тавышландырырга чакырыла, шунда «Меджбур олдым» (Мәҗбүр булдым) һәм «Пенджереден къар гелир» («Тәрәзәдән кар килер») җырларын кадр артында башкара.

1939 елда Мәскәүдә I Бөтенсоюз эстрада конкурсында «Ногъай беитлери» («Ногай бәетләре») җыры белән катнаша, һәм жюри рәисе Исаак Дунаевскийга хәтта тамашачыларны тынычландырырга туры килә. Эреджепова «Талантлы яшь җырчы» дипломы белән бүләкләнә. Шул ук чорда ул үзен телевидениедә сынап карый.

1940 елда Кырым АССРның атказанган артисты исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында (Кырым оккупациясенә кадәр) Кырым дәүләт татар драма театры агитбригадасы составында фронтта һәм госпитальләрдә концертлар белән чыгыш ясый, ә оккупация елларында, Кырым радиокомитеты солисты буларак, әлеге театр составына керә һәм аның сәхнәсендә Симферопольдә чыгыш ясый. 1943 елда театр труппасы Румыниягә җибәрелә. 1944 елда Урта Азиягә депортацияләнә, 1950 елның 15 сентябрендә сугыш вакытында дошман иле территориясендә булган өчен 25 елга лагерьга хөкем ителә. 1956 елның 12 мартында җинаять составы булмау сәбәпле эш туктатыла һәм аны иреккә чыгаралар. Реабилитациядән соң Үзбәкстанда «Хайтарма» халык биюе ансамблендә солист булып эшли, ә 1966 елда Сабрие Үзбәк ССРның атказанган артисткасы исеме бирелә.

«Меним энишли-ёкъушлы ёлларым» («Минем чәнечкеле юлларым») дигән истәлекләр авторы.

1977 елның 18 сентябрендә вафат була, Ташкент шәһәрендә җирләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абдульвапов Н., Бекиров С. Дворец Труда, в котором в 1930–1936 гг. располагался Крымский областной радиокомитет // Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар / гл. ред. Р. С. Хакимов. — Белгород: КОНСТАНТА, 2018. — Т. III. г. Симферополь. — С. 271. — 392 с. — ISBN 978-5-906952-68-4.
  • Куршутов Т. Н. Художественные особенности воспоминаний Сабрие Эреджеповой // Вопросы крымскотатарской филологии, истории и культуры. — 2021. — № 11. — С. 80—81.
  • Абдульвапов Н., Абибуллаева Д. Симферопольская татарская учительская школа. Женское педучилище (Дарульмуаллимат) им. И. Гаспринского. Татарский фельдшерско-акушерский техникум. Девятилетняя образцово-показательная крымскотатарская школа (№ 13) // Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар / гл. ред. Р. С. Хакимов. — Белгород: КОНСТАНТА, 2018. — Т. III. г. Симферополь. — С. 134. — 392 с. — ISBN 978-5-906952-68-4.
  • Куртсеїтов А. Ереджепова Сабріє // Енциклопедія сучасної України : [укр.] : у 30 т. / НАН України, Наукове товариство ім. Шевченка, Институт энциклопедических исследований НАН Украины. — К., 2001—…. — ISBN 944-02-3354-X.
  • Земине Эмирусеинова. Сабрие Эреджепова. http://medeniye.org/. Alem-i Medeniye (2 апреля 2009). Дата обращения: 6 ноября 2019.
  • Абдульвапов Н., Аирчинская Р. Крымский государственный татарский драматический театр. Крымский татарский театрально-музыкальный техникум // Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар / гл. ред. Р. С. Хакимов. — Белгород: КОНСТАНТА, 2018. — Т. III. г. Симферополь. — С. 253—255. — 392 с. — ISBN 978-5-906952-68-4.
  • Гульнара Бекирова. Крымский соловей Сабрие Эреджепова. https://ru.krymr.com/. Крым.Реалии (12 июля 2017). Дата обращения: 6 ноября 2019.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бекирова, М. «Йырларынъ юртунъда танъ киби атаджакъ…»// Янъы дюнья. — 2006. — июль 22. — С. 5.: фото.
  • Efsaneviy yırcı edi = Слово о легендарной певице // Qırımnıñ sadıq qızları = Верные дочери Крыма / L. Halilova; L. Cemileva. — Agmescit : Ocag, 2004. — С. 147—155.: фото.
  • Нагаев, С. Йыр санатымызны инкишаф эттирген, онынъ хазинесине къошулгъан бир джевер / С. Нагаев// Къырым. — 2006. — июль 22. — С. 4-5.: фото.
  • Османов, А. Кърым — ана : Сабрие Эреджепованынъ догъгъанына 80 йыл олды/ А. Османов // «Йылдыз». — 1992. — № 3. — С. 198—204.: фото.
  • Усеинова, Г. Не властно время над песней / Г. Усеинова // Голос Крыма. — 1997. — 18 июля. — С. 6.
  • Эмирусеинова, З. Сабрие Эреджепова/ З. Эмирусеинова // Очерки истории и культуры крымских татар. — Симферополь : Крымучпедгиз, 2005. — С. 156—158. : фото.