Садри Максуди Арсал (монография)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Садри Максуди Арсал (монография) latin yazuında])
Садри Максуди Арсал
төр. Sadri Maksudi Arsal

Автор:

Әдилә Айда

Жанр:

монография

Оригинал теле:

төрек

Серия:

Türk Büyükleri Serisi

Нәшер итүче:

Ankara: Kültür Bakanlığı Yayınları

Чыгарылыш:

1991 ел

«Садри Максуди Арсал» (төр. «Sadri Maksudi Arsal») — Төркия мәдәният министрлыгы тарафыннан 1991 елда «Төрек бөекләре» тезмәсендә 138нче китап булып нәшер ителгән гыйльми хезмәт (монография)[1]. Китапта татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле әйдәманнарының берсе Садри Максудиның (1878—1957) тормышы һәм эшчәнлегенең бөтен чорлары өйрәнелә. Авторы — Әдилә Айда (Adile Ayda, 1912—1992).

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монография 5 бүлектән тора.

Әдилә Айда
Мәскәүдә 1996 елда чыккан русча тәрҗемәсе

I бүлек. Садри Максудиның яшүсмер һәм җитлегү еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче бүлек Садри Максудиның яшүсмер һәм җитлегү елларын (1878—1906 еллар аралыгын) эченә ала. Ул 1878 елда Казан өязе Ташсу авылында Низаметдин мулла гаиләсендә туган. Гаиләдә бертуган өч ир-бала булганнар: өлкәне — Әхмәтһади Максуди (1876—1941), күренекле педагог, тел галиме, «Йолдыз» газетасы нәшире һәм мөхәррире, дәреслекләр авторы. Уртанчысы — Сәләхетдин Максуди, сәүдә өлкәсендә таныла, эшкуар. Кечесе — Садретдин башта әтисенең Ташсу мәдрәсәсендә, Казанның Күл буе (Апанай) мәдрәсәсендә (Гаяз Исхакый белән бергә), аннары Кырымда И. Гаспринский җитәкләгән Зынҗырлы мәдрәсәсендә (1895—1896) белем ала. Зынҗырлы мәдрәсәсендә рус телен өйрәнә. «Мәгыйшәт» повестен яза (беренче басмасы 1898 елда). 1897 елда Казанга кайтып, Рус-татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны рус мәктәбендә укыту хокукы бирүче диплом белән тәмамлый. Белемгә омтылыш аны Төркиягә китерә. Юл уңаеннан Ясная Полянага кереп, Л. Н. Толстой белән таныша, киңәшә. Төркиядә француз, латин телләрен өйрәнә. Төрек әдибе Әхмәд Мидхәт белемен үстерү өчен Аурупага барырга киңәш итә. Садри Максуди 1901 елда Парижга килеп, дүрт елда Сорбонна университетының(рус.) юридик факультетын тәмамлый. Бер үк вакытта Париж көлллиятендә әдәбият факультетында укый. Париждан торып, «Тәрҗеман» газетасында мәкаләләре белән катнаша. Сорбонна университетын тәмамлаганнан соң докторлык дәрәҗәсе алырга теләсә дә, Идел-Урал татарлары һәм Эчке Россия мөселманнарына хезмәт итәргә теләп, 1906 елда Казанга әйләнеп кайта[2].

II бүлек. Садри Максудиның сәяси эшчәнлеге еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907—1912 елларда С. Максуди II — III Дәүләт Думасында Казан губернасыннан сайланган депутат вазыйфасын башкара. Думада татар һәм төрки халыклар мәнфәгатьләрен яклап, күп тапкырлар чыгыш ясый, Дума коммиссиясе рәисе итеп сайлана. Думада 3 ай 12 көн эшләгәч, 1907 елның 7 июнендә Думадан куыла. Баштагыларыннан гаять реакцион булуы белән аерылып торучы III Дәүләт Думасына да депутат итеп сайлана. Дума трибунасыннан изелгән халыклар хокукларын яклап, чыгышлар ясый, запрослар бирә, реплика белән катнаша; шовинист уң консерватив депутатларның (Пуришкевич(рус.) һ. б.) исламга һәм төрки халыкларга яла ягуларын фаш итә. Аурупада юриспруденция буенча белем алган, эрудицияле оратор, депутатлар арасында рейтингы һәм репутациясе зур булган С. Максуди Төркестан мөселманнары арасында аракы сатуга, патша хакимиятенең Босфор һәм Дарданеллар бугазларын басып алу омтылышына каршы, Россиядәге төрки-татар халкының хокуксызлыгы, мәктәп һәм матбугатының эзәрлекләнүе һ. б. мәсьәләләр буенча чыгыш ясый. Аның доклады Дәүләт Думасы стенограммасында басыла һәм татар телендә аерым брошюра булып чыга. Дәүләт Думасы рәисе тәкъдиме белән С. Максуди Дәүләт Думасының Англиягә баручы делегациясе составына кертелә. «Англиягә сәяхәт» дигән китабын яза (1912 елда Казанда басылган).

III Дәүләт Думасы ябылгач, С. Максуди Казанга кайта, адвокатурада эшли.Татар матбугатында халык мәнфәгатен чагылдырган мәкаләләр белән чыгыш ясый. Татар милли азатлыгы хәрәкәтендә катнаша. 1917 елда Февраль революциясе башлану белән Петербургка килә, кадетларның VII съездында катнаша. Корниловның Истанбулны, Босфорны һәм Дарданелларны басып алуга чакырган чыгышын каты тәнкыйтьли. Съездда оештырылган «Төркестан комитеты»на сайланып, Урта Азиягә барып чыга.

1917 елның маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда мөселманнарның Үзәк бюросы әгъзасы итеп сайлана. Әлеге корылтайда федерализм нигезендә төрки-татар халыклары өчен милли-мәдәни автономия төзү төрында карар кабул ителә. С. Максуди 1917 елның 19 гыйнварында Казанда үтәчәк Эчке Россия һәм Көнбатыш Себер мөселманнары корылтае өчен төрки-татар милли мәдәни автономиясе төзү проектын әзерли. Бу автономияне төзү өчен Уфада С. Максуди җитәкчелегендә комитет (19.1.1918 — 25.4.1918) булдырыла. 3 айдан әлеге комитет большевиклар һәм Советлар тарафыннан таратыла. Тиздән С. Максуди Финляндиягә китәргә мәҗбүр була.

1910 елда Шакир Рәмиевның кызы Камиләгә өйләнә. Бу никахтан Гадилә һәм Наилә исемле ике кызы туа.

III бүлек. 1919 — 1924 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Большевиклар хакимияткә килгәч, С. Максуди Россиядән китәргә мәҗбүр була һәм Финляндиягә кача. Дәүләт Думасында депутат чагында, С. Максудиның Финляндиянең иреген яклап чыкканын яхшы белгән финнар аны зур хөрмәт белән каршы ала. С. Максуди татар милләтенең азатлыгы өчен көрәшен дәвам итә. Парижда узган Тынычлык конференциясендә (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) катнашып, «Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының язмышы турында» доклад белән чыгыш ясый, әмма нәтиҗә ала алмый. Парижда 4 ел эшли. Биредә Дума буенча танышлары, Россияне ташлап киткән дуслары, фикердәшләре белән аралаша. 1922 елда Финляндиягә килеп, дуслары ярдәмендә Финляндиягә чыккан хатыны һәм ике кызын алып, Берлинга китә, бераз вакыт шунла яши. 1923 елның августында гаиләсе белән Парижга килә, Сорбонна университетында «Төрек тарихы» курсын укыта башлый. Төркиядәге вакыйгалар үсешен күзәтә. Төркиягә төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр укырга килгән С. Максуди 1924 елның 24 ноябрендә Чанкаяда Ататөрек белән таныша. Ататөрек Садри Максудига яңа төзелгән дәүләттә вазифа алу өчен Төркиядә яшәргә тәкъдим итә[3]. Максуди бу тәкъдимне кабул итә.

IV бүлек. Ататөрек исән вакыттагы тормышы һәм эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Садри Максуди 1925 елдан алып вафат булганчы (1957) Төркиядә яши (чит илләргә Төркия делегациясе эчендә һәм чакырулы фәнни конференцияләргә баруларны исәпкә алмаганда). Төркиягә килгәч, С. Максуди фәнни һәм педагогик эшкә тотына. Башта ул Төркия мәгариф министрлыгында эшли, яңа ачылган юридик училищеда укыта. Эрудицияле, зур белемгә ия шәхес Төркиядә тиз арада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр арасында танылу ала. Төркиядә даими үткәрелгән реформалар, милли-мәдәни үзгәртеп корулар, төрек имлясын үзгәртү, камилләштерү буенча үз проектлары белән чыга. Кемаль-паша С. Максудиның бу хезмәтләренә югары бәя бирә. Тиздән С. Максуди, Йосыф Акчура кебек, Ататөрекнең иң якын киңәшчесенә әйләнә. Өч тапкыр (1931—1935, 1935—1939, 1950—1954) Төркия парламенты — Бөек Милләт мәҗлесе депутаты итеп сайлана. Төркия дәүләте делегациясе составында Милләтләр Лигасының Лондон, Глазго конгрессларында катнаша. 1937 елда Төркия делегациясе составында Чехословакиядә була.

Төркиядә ватандашларына фамилия бирү чорында Садри Максуди үзенә «Арсал» дигән исем ала, шуннан бирле ул Садри Максуди Арсал дип йөртелә.

V бүлек. Ататөректән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркиянең фәнни-тарихи җәмгыяте һәм төрек телен өйрәнү җәмгыяте С. Максуди башлангычы белән оештырыла. 18 ел буе С. Максуди Әнкара университетының юридик факультеты профессоры булып эшли. 1943 елда Истанбул университетына укытырга күчә, 1945 елда пенсиягә китә.

Садри Максуди 1957 елда 78 ел гомер кичереп вафат була. Шуның 34 елы туган илендә, 11 елы — Франциядә, 32 елы — Төркиядә үткән.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Садри Максуди — фән өлкәсендә зур хезмәтләр калдырган зыялы. Аның Татарстан, Кырым, Урта Азия, Франция, Алмания, Төркиядә чыккан китаплары һәм мәкаләләре библиографиясе китерелгән. Алар арасында төрки халыкларның тарихы, дәүләт һәм хокук, тел белеме, Көнчыгыш философиясе, төрки халыкларда юридик фән тарихы, милләт мәсьәләсе, социология буенча дистәләгән китап, күпсанлы мәкаләләр бар.

Садри Максудиның үзе турында 1917 елга хәтле татар, рус телләрендә матбугатта күп мәкаләләр басылган. Аннан соң аның тормышы, иҗаты, фәнни, иҗтимагый, педагогик хезмәтләре, төрки дөньясында тоткан урыны турында француз, алман, инглиз, төрек, маҗар, фин телләрендә фәнни һәм популяр мәкаләләр, аерым гыйльми хезмәтләр басылып чыккан. Монографиядә бу хезмәтләрнең тулы исемлеге китерелә.

Садри Максудиның 1919 елга хәтле татар телендә чыккан күп кенә газета һәм журнал мәкаләләре, Дәүләт Думасында ясаган доклад һәм чыгышларының стенографик басмалары бу библиографиягә керми калган, чөнки әлеге материаллар Төркия китапханәләрендә сакланмый[4].

Тәрҗемә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Мәскәүдә рус теленә тәрҗемәдә нәшер ителгән (төрек теленнән В. Феонова тәрҗемәсе, С. Исхаков фәнни мөхәррирлегендә) [5] [6].

Китапны Әдилә Айданың (икенче) кызы Гөлнур Учок яңадан бастырып чыгарырга әзерли.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөнүл Пултар. Unutulan düşünsel miras. radikal.com.tr, 20.02.2007(төр.)
  2. D-r. Ayşen Uslu Bayramlỉ. SADRİ MAKSUDİ'NİN ÖLÜMÜNÜN 50. YILI ANISINA: SADRİ MAKSUDİ'NİN HAYATI VE MAKSUDİ'NİN AZ BİLİNEN "MAİŞET" ROMANI HAKKINDA. sbe.balikesir.edu.tr
  3. Кадрия Мәйваҗы. Садри Максуди Арсал. TRT
  4. Әбрар Кәримуллин. Язмыш, язмыш. К.: ТКН, 1996 ел, 118-124нче бит. ISBN 5-298-00601-9
  5. Айда Адиле. Садри Максуди Арсал (пер. с турецкого). Максудилар. ВКонтакте(рус.)
  6. Айда, Адиле - Садри Максуди Арсал. Российская государственная библиотека(рус.)