Садыйк Сәгыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Садыйк Сәгыев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Садыйк Сәгыев
Туган 28 дикәбер 1883(1883-12-28)
Казан, Русия империясе
Үлгән 1953
ССҖБ

Садыйк Сәгыев (Садыйк Сәгый улы Сәгыев, 28 дикәбер 1883(1883-12-28), Казан, Русия империясе1953, ССҖБ) — фирка хезмәткәре. 1902-1904 елларда Екатиринбурда, 1906-1910 елларда Бакыда инкыйлаб эшендә. 1905 елда Пирем губернасының Чәрдән шәһәренә, 1910 елда Өркет губернасының Новая-Слобода бистәсенә сөргенгә озатыла.[1] Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында һәм Ватандашлар сугышында катнаша. 1921 елдан РКП(б)ның Өркет губерна комитетында мөселманнар секциясе мөдире, 1924 елдан ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, 1926-1927 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1929-1939 елларда ҮзССРда фирка һәм дәүләт контроле оешмаларында (ҮзССР эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссары урынбасары, Фәрганә бүлгесе эшче-керәстиян инспекциясе рәисе, һ.б.) эшли.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]